Тарихы

Авыл 1619 елдан Мамадыш Тавгильдеева (Таугилде-Мамадыш) буларак билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар һәм ясаклы крәстияннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1840 елларда авыл тулысы белән янып китә.

XX йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә (XVIII йөздән билгеле), су һәм җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 7 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1324,95 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Мамадыш-Әкил авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Активист” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Саймәтов). 1959 елдан зурайтылган Ленин исемендәге колхозның үзәк утары, аның составына шулай ук Мамадыш-Әкил, Панау, Рус Танае авыллары керә.

Алдынгы хуҗалык була, нәселле бозаулар һәм суган үстерү буенча махсуслаша. Күп тапкырлар СССР ВДНХСы дипломнары, Советлар Союзы коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты, СССР Министрлар советының, Профсоюзларның бөтенсоюз үзәк советы һәм Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы Үзәк комитетының күчмә Кызыл байрагы, мактау грамоталары һәм РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Профсоюзларның бөтенсоюз үзәк советы дипломнары белән бүләкләнә.

Авыл һәм хуҗалык үсешенә 1966−1994 елларда хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, ТАССРның атказанган агрономы Т.Ә.Гыйниятуллин зур өлеш кертә (торак пунктлар газлаштырыла, терлекчелек комплекслары, социаль һәм мәдәни-көнкүреш объектлары төзелә).

1994 елдан күмәк предприятие, 2002 елдан Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда мәдрәсә базасында башлангыч мәктәп ачыла (беренче мөдире – З.Хәсәнов), 1927 елда – җидееллык, 1938 елда – урта, 1941 елда – җидееллык (дәресләр элекке мәчет биналарында, җирле халыкның өйләрендә, 1950 елда мәчетне сүтеп махсус бина салалар), 1956 елда – башлангыч, 1989 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (ике катлы бина төзелә). 1991 елдан − А.Шамов исемендә (2001 елда аның музее ачыла, җитәкчесе – Г.Х.Фәхриева).

Авылда шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә (1973 елдан), “Кояшкай” балалар бакчасы (1989 елдан, мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты һәм спорт мәйданчыгы (икесе дә 2015 елдан), мәчет (1998 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә 1536−1537 елларга караучы каберташ саклана.

Күренекле кешеләре

Х.З.Гайнуллин (1890−1953) – сәясәт эшлеклесе, журналист, ТАССР Үзәк Башкарма комитеты президиумының (1920−1922 елларда), Революция көрәшчеләренә халыкара ярдәм оешмасының Татарстан бүлекчәсе беренче секретарьләре (1928−1938 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры;

А.Ш.Шамов (1901−1990) – язучы, ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе (1958−1961 елларда), Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 104 ир заты (Рус Танае авылы белән бергә);
1859 елда — 621,
1897 елда — 1293,
1908 елда — 1604,
1920 елда — 1369,
1926 елда — 1113,
1938 елда — 1149,
1949 елда — 844,
1958 елда — 646,
1970 елда — 700,
1979 елда — 631,
1989 елда — 523,
2002 елда — 507,
2010 елда — 446,
2018 елда — 461 кеше (татарлар).