Биографиясе

1857 елның 20 гыйнвары (1 феврале), Вятка губернасы, Саралы авылы, хәзер Татарстан Республикасының Алабуга районы Бехтерев авылы – 1927 елның 24 декабре, Мәскәү.

В.М.Бехтерев – Россия психиатрлары мәктәбенә нигез салучы, эксперименталь һәм клиник психологик өлкәсендәге тикшеренүләрне башлап җибәрүче.

1878 елда Петербург медицина академиясен тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1882 елдан Германиядә стажировка үтә.

1885–1983 елларда Казан университетында профессор, психиатрия кафедра мөдире.

1893 елдан В.М.Бехтерев Санкт-Петербургта, Хәрби-медицина академиясендә, 1897 елдан Женева медицина институты профессоры, 1908 елдан үзе оештырган Психоневрология институты директоры.

1918 елда үз тырышлыгы белән оештырылган Баш мие һәм психик эшчәнлекне өйрәнү институтын (соңрак Бехтерев исемендәге Баш миен өйрәнү дәүләт рефлексология институты) җитәкли.

Казанда

Казанда В.М.Бехтерев төбәк психиатрия хастаханәсе каршында акылга зәгыйфьләр клиникасы, бер үк вакытта Россиядә беренче психофизиологик лаборатория оештыра, анда физиолог Н.А.Миславский белән берлектә баш миенең төрле өлешләре функцияләрен тикшерү белән шөгыльләнә.

1882 елда Казан невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыятенә, «Неврологический вестник» журналына нигез сала.

Фәнни иҗаты

В.М.Бехтеревның иң мөһим хезмәтләре ми кабыгы үзәкләренең йөрәк иннервациясенә, тамырларга, ашказанына һәм башка эчке әгъзаларга тәэсирен ачыклаудан, организмдагы вегетатив процессларның ми кабыгы тарафыннан көйләнүен эксперименталь өйрәнүдән, үзәк нерв системасын анатомик һәм физиол. тикшеренүләрдән гыйбарәт.

Бромидлар һәм адонис кушылган микстура – Бехтерев микстурасын тәкъдим итә.

В.М.Бехтерев хезмәтләренең үзәгенә кеше проблемасы куелган, бу мәсьәләне хәл итүне ул баш мие эшчәнлеген өйрәнгәндә, анатомия, физиологик һәм психологик чаралары комплексына нигезләнеп, кеше шәхесе тәгълиматын төзүдә күрә; кеше тәрбияләүне һәм аның тормышындагы аномалияләрне чишүне шушы тәгълиматка таянып алып баруны күздә тота. Шулай эшләгәндә кеше һәм җәмгыять турында комплекслы фән – рефлексология фәне формалашырга тиеш була.

В.М.Бехтеревның фәнни мирасында җенси тәрбия, яшь балаларның холкы, шулай ук гипнозның тәэсир итү көче турындагы хезмәтләре мөһим урын алып тора.

В.М.Бехтерев арка һәм баш миенең үткәргеч юлларын ача; тирә-юньдә тотрыклылык һәм ориентлашуның анатомик-физиологик нигезләрен, күрү, хәрәкәтләнү үзәгенең һәм эчке әгъзалар бизләренең функцияләрен аныклый. Баш миендә фәндә моңарчы билгеле булмаган катламнарны беренче булып тасвирлый, нерв авыруларына диагноз куйганда мөһим үзенчәлекле рефлекс, симптом, синдромнарның тышкы билгеләрен күрсәтә һәм шул чирләрне дәвалау ысулларын эшли.

В.М.Бехтерев 600 гә якын басма хезмәт калдыра, аларның күбесе чит телләргә тәрҗемә ителә һәм дөньякүләм таныла.

Истәлеге

Казан шәһәренең бер урамына В.М.Бехтерев исеме бирелә, анда В.М.Бехтеревның бюсты куела, шулай ук аның исемендәге клиника бар.

Алабуга шәһәрендә В.М.Бехтеревка һәйкәл куела (2007).

Хезмәтләре

Основы учения о функциях мозга: в 7т. СПб., 1903–1907.

Объективная психология: в 3т. СПб., 1907–1910.

Общая диагностика болезней нервной системы: в 2 ч. СПб., 1921.

Общие основы рефлексологии человека. М. – Пг., 1923.

Әдәбият

Осипов В.П. В.М.Бехтерев. М., 1947.

Мясищев В.Н. К 100-летию со дня рождения В.М.Бехтерева (1857–1957) // Журнал неврологии и психиатрии им. Корсакова. 1959. Т. 57, вып. 1.

История советской психологии. М., 1967.

Автор – Д.М.Менделевич