Биографиясе

1956 елның 20 октябрендә Аксубай районы Карасу авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1981), ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршындагы әдәби берләшмә белән җитәкчелек итә.

1989 елдан – «Идел» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире, 2006–2009 елларда – баш мөхәррир.

Иҗаты

«Су хикәясе» исемле беренче әсәре 1981 елда басыла.

Гыйматдинова – «Ут күбәләге» (1990), «Сихерче» (1993), «Кыргый» (1996), «Ак торна каргышы» (1997), «Икебезгә дә авыр» (2000) «Парлы ялгыз» (2004), «Бер тамчы ярату» (2006) повестьлары авторы.

Н.Гыйматдинованың әсәрләре үзенчәлекле мистик-фантастик манерада язылган. Алар укучының игътибарын табигатьнең серле, танылмаган көчләренә җәлеп итәләр.

Н.Гыйматдинованың геройлары – катлаулы язмышлы, нык характерлы, үз фикерләрен кыю яклый белүче гадел кешеләр. Үзенең әсәрләре белән Н.Гыйматдинова әдәбиятта көчле рухлы, ирекле, бәхет, мәхәббәт юлында каршылыкларны җиңәргә сәләтле заман герое тудырды.

Бүләкләре

Н.Гыйматдинова – Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге лауреаты (2009).

Әдәбият

Ихсанова Л. Нәбирә Гыйматдинова: Безнең сафта // Казан утлары. 1982. № 12.

Фәттах Н. Яшь язучының бер хикәясе // Казан утлары. 1983. № 10.

Автор – Р.Х.Сверигин