Скульптура төркеме 2 кешедән тора — утырган оста борынгы рус киемендә, аннан сулда басып торганы Казан ханлыгы чоры татар төзүчесе киемендә. Мигъмарлар кулында Казан кремле планы сызымнары.

Һәйкәл — рус монументаль скульптурсы традицияләрендә эшләнгән. Сынның гомуми пластик күренеше һәм образларның психологик бай эчтәлеге аны Казан кремле биналары ансамблендә башкалардан аерып тора.

Казан кремле

Казан кремле — илдә иң борынгы кальгаларның берсе, ул гасырлар дәвамында төзелә.

XVI йөзнең 1 нче яртысында татар төзүчеләре, саклану яруслы манаралары булган 4 м калынлыктагы ныклы агач дивар белән әйләндереп, аны һичкем ала алмаслык итеп коралар. Кальганы берничә тапкыр яулап алырга омтылыш нәтиҗәсез тәмамлана.

Аның территориясендә Хан сараеның таш биналары, Колшәриф мәчете, мәдрәсә, кенәз сарайлары, хан төрбәләре һәм башка җәмәгать биналары була.

1552 елда Иван IV гаскәрләренең Казанга һөҗүме, диварлар шартлавы, көчле янгыннар нәтиҗәсендә, Казан ханлыгы ансамбле архитектурасы җимерелә.

XVI–XVIII йөзләрдә кремльдә татар төзүчеләренең кайбер һәйкәлләре сакланып кала (XIX йөз башында да Хан сараеның ярымҗимерек бинасын күрергә мөмкин була).

XVI йөз уртасында И.Я.Постник һәм И.Ширяй җитәкчелегендә Псков осталары тарафыннан Кремльнең диварлары өлешчә торгызыла, өлешчә ташлардан салына; Спас манарасы һәм Благовещение соборына Псков архитектурасы үзенчәлекләре хас. Аннан соңгы йөзләрдә Казан архитекторлары кремльдә административ биналар, храмнар, торак йортлар төзиләр. Аның тышкы күренеше — губерна үзәге, 1920 елдан Татарстанның башкаласы статусына ия булуы белән аерылып тора.

XX йөз ахырында «Казан Кремле» музей-саклаулыгын булдыру һәм аның ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе белән, Казан кремле корылмаларын үзгәртеп кору һәм реставрацияләү эше алып барыла. Аның архитектура тарихында иң әһәмиятлеләреннән берсе Колшәриф мәчетен төзү була, ул кремльнең архитектура күренешен милли татар мигъмари сәнгате үзенчәлекләре белән баета.

Һәйкәл

Композицияне Казан төзүчеләре хөрмәтенә Мәскәү скульпторлары А.Головачёв, В.Демченко һәм Казан архитекторы Р.Зәбиров эшли.

Турыпочмаклы формадагы гранит постаментны шәрекъ һәм славян сурәтләре төшкән 2 рельефлы орнаментлы полоса бизи. Уң ягында рус һәм татар телләрендә: «Казан кирмәне мигъмарләренә» («Зодчим Казанского кремля») дигән язма бар.

2003 елның 18 ноябрендә Кремль үзәгендә Благовещение соборы янындагы кечкенә бакчада ачыла.

Автор – П.И.Новицкий

Казан кремлен төзүчеләр һәйкәле. 2003

Скульпторлар - А.Головачёв, В.Демченко, архитектор - Р.М.Зәбиров