Казан ханы киеме. XV–XVI йөзләр. Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова реконструкциясе. Рәссам А.А.Гайнетдинова. 2005

Милли киемнең сәнгати-образлы структурасына материал, өлге, силуэт, төс, орнамент, кием детальләрен комплектлау һәм аны киеп йөрү ысуллары керә.

Татар милли киеме ансамблен иҗат итүдә сәнгати туку, чигү, каюлы күн, укалап чигү, зәргәрчелек сәнгате, аппликация кулланыла.

Татарларның милли киеме этнографик типлар буенча классификацияләнә (алар төбәк һәм җирле аермаларга ия, социаль, җенес-яшь, гаилә статусы һ.б. белән яраштырыла), ул кием функцияләренең күптөрлелеге, аның файдалану һәм йолалар башкарудагы әһәмияте белән бәйле.

Казан татары.С.Е.Герберштейнның «Мәскәү хәлләре турында язмалар» китабыннан алынган рәсем. 1549. Вена шәһәре

Нигезе

Казан татарлары. Х.-Г.-Г.Гейслер гравюрасы. 1799-1801. Дәүләт Тарих музее. Мәскәү

«Казан татарлары кызы». А. Мартынов гравюрасы. 1808. Дәүләт Рус музее. Санкт-Петербург

Татар традицион милли кием нигезен борынгы төрки ир-ат һәм хатын-кыз эчке киеменең туника рәвешендәге өлгеле, аерым детальләренә силуэтлы һәм декоратив үзгәлекләр хас күлмәге һәм киң балаклы чалбар тәшкил итә. Традицион татар милли кием комплексына:

  • җиңсез яки кыска җиңле камзул, озын җиңле казаки, чикмән, бишмәт, җилән, чоба, толып һәм үзгә өлгеле (билле яисә тоташ арттакталы) җилбәгәй киелә торган башка өс киемнәре;
  • очлы яки түгәрәк түбәле киез, мех һәм тукыма баш киемнәре;
  • күн һәм киез аяк киемнәре;
  • түшлекләр (изү, күкрәкчә);
  • чулпы һәм тезмә;
  • кием бизәмәләре: хәситә, яка чылбыры, каптырма һ.б. керә.

Казан татарлары. Г.-Ф.Паулиның «Россия халыклары» альбомыннан гравюра. 1862. Санкт-Петербург

Казан сәүдәгәре гаиләсе. XIX йөз ахыры – XX йөз башы. Н.И. Воробьёв фондыннан алынган фоторәсем. ТР ФА Тарих институтының этнография бүлеге

Тарихы

Шәһәрдә яшәүче татар гаиләсе. XX йөз башы фоторәсеме. Казан

Археологик казу эшләре нәтиҗәсендә Идел буе болгарларының VIII–XII йөзләргә караган милли кием детальләре ачыклана: киемгә тагыла торган металл бизәкләр, аеллар һ.б.; баш киемнәре; күн бил каешлары; бизәмәләрнең төрле төрләре (чигә асылмалары, муенсалар, чулпылар һ.б.); басып төшерелгән бизәк һәм фигуралы металл бизәкләр беркетелгән күн аяк киеме калдыклары һ.б.

Әлеге табылдыклар, тасвирлама һәм язма чыганаклар Идел буе болгарлары киемендә үзләре үк җитештергән тукыма, күн һәм мех, шулай ук Шәрекътән китерелгән тукымалар һәм киемнәр кулланылуы турында сөйли. Әл-Бәлхи (X йөз) хәзәрләр һәм болгарларның озын өске киеме һәм җиңнәре терсәккә җиткән «куртка»лар (татар камзулының прототибы) киеп йөрүе турында яза. Күкрәк турысы ике кайтармалы кафтан буларак билгеле әлеге курткалар. шулай ук ике бил каешы (аларның берсе бизәкләр тагып ясала), йомшак итекләр һәм баш бәйләвече йөртү гадәтләренең Көнчыгыш Европа далаларында, Иранда һәм Кавказ артында киң таралыш алуы, тикшеренүчеләр фикере буенча, болгарлардан килә.

Алтын Урда ханнары һәм аксөякләренең милли кием комплексы, хәрби кием һәм кирәк-яраклар турында мәгълүматлар гарәп һәм Европа сәяхәтчеләре хезмәтләрендә телгә алына. Уникаль раритетлар арасында — «Мономах бүреге» – Алтын Урда татар аксөякләренең бәйрәм баш киеме, зәркән бизәмәләре – хатын-кыз баш киемнәре детальләре, бил каешлары, беләзекләр, алкалар, чулпылар, Коръән савытлары һ.б. (кара: Зәргәрчелек сәнгате).

Казан ханлыгы яуланганнан соң морзалар һәм татар хәрби аксөякләренең зиннәтле милли киеме юкка чыга. Рус елъязмаларында Казаннан алып кителгән «күптөрле патша киемнәре» һәм алтын белән бизәлгән «ятаклар» (тукымалар), шулай ук кыйммәтле «чүпрәк-чапрак» тутырылган хисапсыз «әрҗәләр» (тартмалар) искә алына.

Татар аксөякләре милли киеме турында өске киемнең (казаки, бишмәт, ябынча), баш киемнәренең (нәүрүз, тафья, башлык) һәм аяк киемнәренең (читек, чабата, башмак) исемнәрен һәм формаларын саклаган XVI–XVII йөзләр рус боярлары киеме буенча фикер йөртергә мөмкин. Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында татар ханнарының алтын таҗы – «Казан таҗы», авыр алтын бил каешы каптырмалары (кара: Җепкыр), бәйрәм киемнәренең буй уемына тагыла торган декоратив төймәләре саклана.

XVI йөзнең 2 нче яртысы – XVIII йөз башындагы милли кием ансамблен борынгы рәсемнәр һәм Европа сәяхәтчеләре гравюралары ярдәмендә күзалларга мөмкин: ирләр һәм хатын-кызлар арасында җилбәгәй өске кием, сары, ал, кызгылт-сары, аксыл-шәмәхә, зәңгәр, яшел, сирәк кенә кызыл төстәге тукымалардан тегелгән, муены ярымтүгәрәк уемлы һәм ябык якалы күлмәкләр киң тарала. Милли кием ансамблендә укалап чигү детальләре (укалар, укалы тасмалар, чигешләр), полихром асылташлар мулдан куелган зәркән бизәмәләр (кара: Корлау): күкрәкчәләр, чулпылар, алкалар, беләзекләр, йөзекләр, Коръән савытлары һ.б. кулланыла.

Милли кием комплексына шулай ук каты һәм йомшак табанлы, күн, киез яисә постаудан тегелгән бизәкле итекләр, үкчәле һәм үкчәсез артсыз күн башмаклар; биек конус рәвешендәге металл тәңкәчекләр, тәңкәләр һәм ярымасылташлар белән бизәлгән баш киеме һәм тәкыя – җирлеге тукымадан эшләнеп, мех белән каймаланган яки аннан башка гына, укалап чигелгән һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән ярымтүгәрәк башлык керә.

Япма рәвешендә иңсәгә салына торган кием – «ябынча» (ул русларда «епанча»га әйләнгән) турында мәгълүматлар сакланып калган.

XVIII йөзнең 2 нче яртысында – XIX йөз уртасында татар халкының классик милли киеме формалашып җитә, аның үрнәге итеп Казан татарларының шәһәр милли киеме алына. Ул өйдә сугылган буйлы чуар тукымадан (куе зәңгәр, күк, сары, яшел, ал, соры, кызыл һәм ак төстәге тар һәм киң буйлар чиратлаша) яисә бер төстәге сатып алынган тукымалардан (атлас, ефәк, парча яки сатин) тегелгән утыртма якалы һәм күкрәк өлеше уемлы, аска таба киңәеп киткән иркен күлмәктән тора. Күлмәк өстеннән камзул – озын (казаки) яисә кыска җиңле, яки җиңсез, билгә кадәр өлеше гәүдәгә сыланып, итәкләре аска таба киңәеп торучы озынча жилет киелә.

Хатын-кызларның күлмәк итәкләре киң бала итәкләр, укалы тасма, мех, кош мамыгы һ.б. белән бизәлә. Хатын-кыз күлмәгенең күкрәк уемы алтын һәм көмеш зәргәр тәңкәләр, акчалар, ярымасылташлар тезелгән күкрәк бизәме (изү) белән каплана; күлмәк эченнән чигүле тукымадан эшләнгән күкрәкчә киеп калдырыла.

Милли кием ансамбленә бизәкле күн, кайчак алтынлап чигелгән итекләр, бәрхет туфлиләр керә.

Милли киемнең үзәк бизәү элементы булган укалы бәрхет яисә бәйләнгән (киҗе-мамык һәм йон) калфаклар киелә. Хатын-кыз киеме ансамбленә калфаклардагы бәрхет җирлеккә төшерелгән укалы бизәкләр мәһабәтлек һәм төгәллек бирә, кайчак алар чуклары маңгайга төшеп торучы укалы тасма, энҗеләп чигү һәм аппликация белән тулыландырыла. Зур баш япмалары (тастар, өрпәк һ.б.) һәм яулыклар милли киемнең мәҗбүри элементлары булып тора.

Ирләр киеме шулай ук иркен һәм озын (тезгә җиткән) күлмәктән, өйдә тукылган алачадан һәм җиңел киҗе-мамык тукымалардан тегелгән ыштаннан гыйбарәт була. Күлмәк өстеннән камзул яки казаки, киселеше, озынлыгы, яка формасы һ.б. белән аерылып торган, җилбәгәй киелә торган өске киемнең төрле төрләре киелгән.

Күптөрле ирләр баш киеме арасында – киез эшләпәләр, тукыма тышлы киң мех кырпулы бүрекләр (камчат бүрек), өскә таба түбәсе тарая барган кайтармалы һәм колакчынлы бүрекләр (колакчын), түбәсе конус рәвешендәге (такыя) һәм яссы түбәле (кәләпүш) түбәтәйләр. Кәләпүшләр караңгы төстәге бәрхеттән тегелә һәм ука, энҗе, сәйлән белән бизәлә.

Ирләр аяк киеме күн һәм киез итекләрнең төрле төрләре, башмаклар, тула оеклар, чолгаулар, аякчулар һ.б.дан тора, еш кына алар төрле төстә һәм бизәкле була.

Милли киемнең сәнгати тәэсирлелеген тудыруда төп принцип – нәфислек: анда фактурасы, төсе, бизәлеше төрле булган материаллар һәм предметлар берләштерелә. Шуның белән бергә киемнең эре формалары, биеклеккә карап тезеп кую һәм арттыра бару принцибы буенча төзелгән ачык детальләр хисабына тудырылган күпсанлы бизәү эффектлары милли киемгә феодаль чор киеменә хас тантаналы монументальлек, беркадәр авырлык һәм катлаулылык өсти.

Авыл милли киеме дә шул ук өлешләрдән тора, әмма анда декоратив детальләр, кыйммәтле зәркән бизәмәләр азрак була, күбрәк чигү һәм туку кулланыла. Моннан тыш, авыл милли киеме этнографик, этнотөбәк (Мишәр татарлар, Урал буе, Себер, Әстерхан татарлары милли киеме) һәм этноконфессиональ (керәшен татарлар милли киеме) төрлелекне саклый.

XIX йөзнең 2 нче яртысында – XX йөз башында татар гомуммилли киеме барлыкка килә, ул гомумевропа модасы юнәлешләренә туры килә торган яңа үсеш тенденцияләренә ия була: силуэты буенча җиңелчәрәк, билгеле бер фасон һәм модалы детальләр кертеп тегелгән хатын-кыз күлмәкләре, кыскарак һәм гәүдәгә ятып тора торган итеп тегелгән камзуллар, декоратив кадама рәвешендәге кечкенә калфаклар, баш япмаларын, өс киемнәрен «авырайтучы» декоратив детальләр һәм зәргәр бизәмәләрне (күкрәкчәләр, хәситәләр һ.б.) кире кагу, тыенкы төсләр җыелмасы.

Милли кием күпкатлылыктан, укалап чигү фрагментларыннан, чәмчә һ.б. детальләрдән арына бара, эшлеклерәк төсмер ала. Аңарда этник, социаль һәм яшь үзенчәлекләре җуела.

Милли киемдә милли үзгәлекләр ролен баш киемнәре – калфак, түбәтәйләр, шулай ук аяк киемнәре – каюлы читекләр һәм туфлиләр, өлешчә зәргәр бизәмәләр – алкалар, беләзекләр, муенсалар һ.б. башкара.

1920–1930 елларда традицион халык милли киеме асылда юкка чыга, ул эстрада-фольклор, театральләшкән тамаша кысаларында яшәп килә.

Милли киемнең аерым чагылышлары халык көнкүрешендә – яулык бәйләү, күлмәк өлгеләре рәвешләрендә, үзенчәлекле төсләр җыелмасында, бигрәк тә авыл халкы киемнәрендә саклана.

Профессиональ сәнгать төре буларак, милли кием хәзерге киемне модельләштерү формасында үсеш кичерә, уникаль һәм серияле үрнәкләрдә эшләнә. Бу процесс төп ике юнәлештә бара: киемдә традицион үзенчәлекләрне (халык традицияләре яки тарихи стильләр) саклау, үстерү һәм моданың яңа агымнары тарафыннан тудырылган авангард стиле.

Модельер рәссамнар иҗатында татар милли киеменең чалбар, иркен күлмәк, жилет-камзул кебек стильләштерелгән формалары һәм күлмәк күкрәкчәләре, бала итәкләр, бөрмәләр, шулай ук укалап чигелгән баш киемнәре һәм путалар, зәргәр бизәмәләре кулланыла (Т. Смирнова, Т. Рөстәмова, З. Мөхәммәтҗанова, С. Гарбузова, Л. Чубукова, Р. Камалова һ.б.).

Милли көнкүреш, бәйрәм һәм сәхнә киемнәре халык осталары һәм һәвәскәрләр (С. Ислаева, Ф. Калмурзина, О. Мамина, Н. Мостафина, М. Сәлиева, А. Юсупова һ.б.), «Туран» милли-мәдәни фонды, Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты, «Илдан» фирмасы, «Эбиволь» акционерлык җәмгыяте («Алтын ай» остаханәсе), «Карина» ательесы (Чаллы шәһәре) тарафыннан җитештерелә, милли сувенир уенчыклар рәвешендә модельләштерелә (А. Глебова, А. Гришвина, А. Галәвиева, Т. Волкова һ.б.). Белгечләр 2000 елдан Казан технология университетының җиңел сәнәгать институты дизайн һәм конструкцияләү факультетында әзерләнә (кара: Дизайн).

Татар студенты. «Татар халык киеме» циклыннан. Рәссам Ч.М.Саттарова. 2003

Авылда яшәүче татар кызы киеме. Әлмәт районы Бишмунча авылы музее

Көтүче малай киеме. Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылы музее

Татар ир-аты һәм хатын-кызының стильләштерелгән бәйрәм киемнәре. «Карина» ательесы. 2004. Чаллы ш

Әдәбият

Воробьёв Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.

Гаген-Торн Н. Женская одежда народов Поволжья. Чебоксары, 1960.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство Казанских татар. М., 1990.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х гг.). Казань, 1995.

Завьялова М.К. Татарский костюм. Казань, 1996.

Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. Казань, 1997.

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала (середина XIX – начало XX вв.). Казань, 2000.

Татары. М., 2001.

Автор – Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова