Биографиясе

1969 елның 27 октябрендә Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган.

1995 елда Казан педагогика университетын, 2016 елда – Россия кооперация университетын тәмамлый. 1994–1996 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгендә эшли.

1996 елдан Татар педагогика университетында (бүленеп, 1999–2002 елларда Татарстан Министрлар кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш референты); 2002–2004 елларда татар филологиясе факультеты деканы, бер үк вакытта 2003 елдан гомуми һәм чагыштырма филология кафедрасы мөдире, 2004 елдан проректор, 2008 елдан ректор.

2011 елдан – Казан университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры. Бер үк вакытта 2021 елдан – Россия Мәгариф академиясенең Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятләре үзәге җитәкчесе.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Рус теле советы һәм әлеге советның президиумы (2014 елдан); РФ дәүләт теле сәясәте концепциясе проекты буенча ведомствоара эшче төркем (2022 елдан); РФ җирле аз санлы халыкларның телләре буенча ведомствоара комиссия (2022 елдан); РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты каршындагы Россия халыкларының этномәдәни үсешен законнар белән тәэмин итү һәм тел сәясәтен камилләштерү буенча эшче төркеме (2021 елдан); Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы (2008 елдан); Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Рус теле комиссиясе (2022 елдан), Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе (2022 елдан) әгъзасы.

Федераль укыту-методик берләшмәнең югары белем бирү системасында «Филология» юнәлеше буенча укыту-методик советының «РФ халыклары телләре һәм әдәбияты» секциясе җитәкчесе (2015 елдан); Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы каршындагы югары уку йортлары арасында күпмәдәниятле мәгарифне үстерү буенча координация советы рәисе (2011 елдан); «Филология и культура. Phylology and Culture " (2008 елдан) һәм «Tatarica» фәнни журналлары (2013 елдан) баш редакторы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар телен укытуның лингводидактик нигезләренә, татар теленең этник һәм мәдәни лексикасына, татар милли тел чаралары аша дөньяны танып белү нигезләренә карый. Татар халкының матди һәм рухи дөньясын тел аша тикшерә.

Бүләкләре

Медальләр, «Россия Федерациясе Югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» (2006 ел) һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен» (2007 ел), күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

Хезмәтләре

Лингводидактические основы обучения чтению на татарском языке учащихся начальных классов русских школ. Казань, 1999.

Внутренний и внешний мир носителей татарской культуры через призму языка. Казань, 2003.

Татарская культура в языковом отражении. Москва – Казань, 2004.