1877 елның 31 июле – 18 августында Казанда уза.

Казан Табигыятьчеләр җәмгыяте әгъзалары тырышлыгы белән чакырыла. 1876 елның 8 декабрендә халык мәгарифе министры Д.А.Толстой, съездны үткәрергә рөхсәт биреп, аның уздыру тәртибен һәм регламентын раслый. Съездны оештыру белән башында Д.А.Корсаков торган Башлангыч комитет җитәкчелек итә. Дүртенче археология съездының максаты – Идел буе һәм Урал алды халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәрнең һәм төбәкне өйрәнүчеләрнең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген көчәйтү һәм билгеле бер юнәлештә алып бару. Анда катнашучыларга уздырыласы фәнни форумда каралачак төп мәсьәләләр (Казан төбәгендәге борынгы истәлекләрне барлау, Россиядәге борынгы ядкәрләрне өйрәнүдә җирле археологларның роле, археологик истәлекләрне саклау һ.б.) хакында алдан ук хәбәр ителә.

Башта берничә хезмәт, шул исәптән С.М.Шпилевский, К.И.Невоструев, П.Г.Заринский, В.Ф.Миллер хезмәтләре басылып чыга. Казан губернасы территориясендә табылган һәм А.Ф.Лихачев коллекциясенә кертелгән борынгы әйберләрдән кечерәк күргәзмә оештырыла.

Съезд 1877 елның 31 июлендә Казан университетының актлар залында граф А.С.Уваров һәм Казан укыту округы попечителе П.Д.Шестаковның котлау сүзләре белән ачыла. Аның эшендә Россиянең күренекле археологлары, шәркыятьче галимнәре һәм төбәкне өйрәнүчеләре: П.В.Алабин, Р.Аспелин, И.А.Бодуэн де-Куртэнэ, И.Н.Березин, Ф.К.Брун, В.В.Вельяминов-Зернов, А.Я.Гаркави, Н.П.Загоскин, П.И.Заринский, И.А.Износков, Д.А.Корсаков, А.Ф.Лихачев, Ш.Мәрҗани, В.Ф.Миллер, Н.П.Остроумов, П.А.Осокин, В.Н.Поливанов, В.В.Радлов, В.К.Савельев, В.Г.Тизенгаузен, Н.А.Толмачев, С.М.Шпилевский, А.А.Штукенберг һ.б., шулай ук шәһәр хакимияте һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, төрле министрлыкларның чиновниклары катнаша.

Съезд борынгы истәлекләр, тарихи география һәм этнография, сәнгать ядкәрләре, көнкүреш (йорт-җир, иҗтимагый һәм дини) ядкәрләре, тел һәм язу ядкәрләре, көнчыгыш ядкәрләре секцияләренә бүленеп эшли. Съездда катнашучылар Казан губернасының Спас өязенә баралар, Ибне Фазланның «Язма»сында тасвирланган русларның (варягларның) курганнарын эзләп табу максаты белән, Болгар һәм Балымер авылларында булалар, ләкин аларның сәфәре нәтиҗәсез тәмамлана.

Съезд Идел-Урал төбәге халыкларының үткәнен өйрәнүдә Россия тарихчылары, шәркыятьче галимнәре һәм археологларының тырышлыкларын бергә туплау юнәлешендә зур роль уйный, Казан һәм губернаның иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга була. Анда Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте оештыру турында карар кабул ителә, аның Уставы тикшерелә һәм оештыру советы сайлана (рәисе С.М.Шпилевский).

Әдәбият           

Труды IV Археологического съезда в России. В 2 т. К., 1884-91.

Автор — С.Ю.Измайлова