Шыя елгасының (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 19,4 км. Бассейнының мәйданы 118 км2. Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Ефремов Починок авылыннан (даими яшәүчеләр юк) 1,5 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Ылыя авылыннан 0,5 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы – 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.

Юкәченең 0,3 тән 7,7 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу вакытында су агымы катламы 76 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык катламы 0,095 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.