Көньяк-көнчыгыш Азиядән кала, бөтен Төньяк ярымшар буенча таралган. ТР территориясендә гадәти кош, әмма саны күп түгел, һәр җирдә очрый. Утрак кош.

Гәүдәсенең озынлыгы 60–65 см, ана кошлар ата кошлардан кечкенәрәк. Авырлыгы 1,1–1,4 кг. Металлсыман ялтыравыклы кара төстә. Очлы, зур, кара томшыгының төбе каурыйсыман төкләр белән капланган. Канатлары озын (канат җәеме 1,2 м га кадәр), койрыгы чөйсыман. Елга бер тапкыр үрчи, көрән тимгелле 2–3 зәңгәрсу-яшел йомырка сала. Оясын биек агачларда, яр кыяларында, биек корылмаларда ясый. Бер үк урындагы ояга берничә ел рәттән урнаша.

Кышын шәһәр һәм зур авыллар тирәсендә яши. Кайвакыт бер урында 20 дән 100 гә кадәр кошны очратырга мөмкин.

Төрле азык белән туклана.