Биографиясе

1921 елның 24 июне, Минзәлә кантоны Морбаш авылы — 1979 елның 27 мае, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлый (1943). Бөек Ватан сугышында катнаша; 1944–1945 елларда 1 нче Белоруссия фронты медсанбатының санитария-химик саклану отделениесе командиры.

1945–1946 елларда Сызрань шәһәренең (Куйбышев өлкәсе) санитария хезмәте башлыгы.

1946–1976 елларда Казан ГИДУВында, 1973 елдан 1 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 1958–1962 елларда, ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хатын-кызларның җенес әгъзаларындагы шешләрне, имгәнүләрне, тумыштан булган аналык үсеше патологиясен өйрәнүгә, оператив урогинекологиягә карый.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Беременность и роды у женщин, страдающих близорукостью // Казан. медицина журн. 1977. № 4 (автордаш); 

Профилактика недержания мочи и кала у женщин при акушерско-гинекологической патологии. Л., 1977; 

Течение беременности и родов при врожденных пороках развития матки // Казан. медицина журн. 1978. № 1.