Биографиясе

1946 елның 6 гыйнвары, Әлки районы Югары Әлморза авылы — 2003 елынң 26 марты, Казан.

Казан ветеринария институтын (хәзер Казан ветеринария медицинасы академиясе) тәмамлаганнан соң (1970), Республика ветеринария лабораториясендә, Казан ветеринария институтының вирусология бүлегендә (1970 елдан) эшли.

1981–2003 елларда Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында әйдәп баручы, баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләренең төп юнәлешләрен мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар хламидиозларын өйрәнү (эпизоотология, диагностика, авыруны кисәтү үзенчәлекләре һәм дәвалау чаралары) тәшкил итә. Хәмәдиевнең турыдан-туры катнашында хламидиоз диагностикумнары (РСК, РИФ, РНГА) эшләнә, мөгезле эре һәм вак терлекләр, дуңгызлар хламидиозларына каршы моно- һәм ассоциацияләштерелгән вакциналар гамәлгә кертелә (ТР Дәүләт бүләге, 1995).

Уйлап табуга патенты һәм 6 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Хламидиозы сельскохозяйственных животных. М., 1984 (автордаш); 

Хламидиозы крупного рогатого скота и меры борьбы с ним. Чебоксары, 2001 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.

Автор — К.Х.Папуниди