Эчтәлек

Легенда еш кына дини карашлар, татарларда — ислам һәм Коръәндә бәян ителгән вакыйгалар белән бәйле.

Татар фольклорында легенданың берничә төркемен аерып күрсәтергә мөмкин:

1. Космогоник — дөнья һәм күк җисемнәренең яралуы турында: «Җир ничек яралган?» — җирнең дөнья океаны төбеннән үрдәк тарафыннан чыгарылган кечкенә генә балчыктан барлыкка килүе; «Күкнең күтәрелүе» — күкнең җирдән аерылуы; «Ай өстендәге Зөһрә кыз», «Зөһрә кыз» — Айның ятимә кызны усал үги ана җәбер-золымнарыннан коткаруы турында һ.б.

2. Зоогоник — үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында: «Чыршы нигә мәңге яшел?» — Болгар ханы алып кайтырга кушкан тере суны батырның ялгыш чыршы төбенә түгеп бетерүе хакында; «Усак яфраклары» — Гали батыр хатыны Фатыйманың усак агачы төбендә иренең хыянәтләренә түзә алмыйча елавыннан яфракларның йөрәк рәвешен алуы, ә агачның баллы суы ачыга әйләнүе хакында; «Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?» — эт белән мәченең ярлы хуҗаларының мирасын — иске өй белән каткан ипи кисәген бүлешүләре, шул вакыттан алып этләрнең ишек алдында, ә мәчеләрнең өйдә яши башлаулары турында.

3. Героик — каһарманнар, пәһлеваннар, алыплар турында: «Зур гәүдәле кеше» — пәһлеван хакында, бала-чага аны күрүгә үлә торган була; «Болгар пәһлеваны» — Болгар ханында хезмәттә булган, шлемы зур казаннан эшләнгән, коралын беркем дә урыныннан кузгата алмый торган пәһлеван турында. Кайбер легендаларда баһадир хатын-кызлар да очрый (ихтимал, әлеге персонажларның барлыкка килүе матриархат чорына барып тоташадыр: «Дәфгый һәм аның сеңлесе» — пәһлеван Дәфгый (тамыры белән йолкып алынган имән аның коралы була) һәм аның шундый ук көчкә ия сеңлесе турында.

4. Чын тарихи шәхесләр турында: Атилла, Кубрат хан, Идегәй, Колшәриф, Сөембикә һ.б. Гадәттә, аларның тормышларындагы аеруча әһәмияткә ия вакыйгалар бәян ителә.

5. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам диненең таралуы белән бәйле легендалар (иң зур күпчелекне тәшкил итүче төркем): «Айдархан һәм сәхабәләр» — Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләренең Айдархан падишаһның авыру кызы Туйбикәне терелтүләре, шуннан соң Болгар шәһәрендә яшәүче бар кешенең дә ислам динен кабул итүе турында; «Габдешшәмс» — чал сакаллы бер картның геройның төшенә кереп аның Габдешшәмс («шәмс» — кояшка табынучы) түгеллеген, ә Габдрахман («рахман» — Аллаһка табынучы) булуын әйтүе, шуннан соң Габдешшәмснең ислам динен кабул итүе турында; «Туйбикә мәдрәсәсе» — Болгар шәһәрендә иң зур кызлар мәдрәсәсе тотучы Туйбикә абыстай, аның әмере белән 66 якка таралып кешеләрне ислам диненә өндәүче 66 шәкерте турында; «Сөләйман хуҗа» — Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан Мәккәдән Болгарга ислам динен тарату максаты белән җибәрелгән изге Сөләйман турында. Бу төркемгә керүче кайбер легендаларның нигезен чынбарлыкка туры килә торган нинди дә булса вакыйга яки тарихи эпизод тәшкил итә, ул үз чиратында уйдырма күренешләр, күп кенә фантастик элементлар белән тулыландырыла. Кайвакыт легенда белән риваятьне аерып булмый. Легенданың төп үзенчәлеге — анда уйдырманың шактый киң кулланылуы, фантастикага, могҗизаларга бай булуы.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. К., 1987;

Урманче Ф. Татар халык иҗаты: Дәреслек. К., 2002.

Автор — Ф.И.Урманчеев