Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 32,7 км, бассейнының мәйданы 576,5 км2. Идел буе калкулыгыннан ага, Тәтеш районында. Елга башы урман массивында, Красное Озеро авылыннан 4 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Кошки-Яңа Тимбай авылыннан 5 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 68 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Кылнаның 15 кушылдыгы бар, иң зурлары – сул: Киртәле (13,8 км) һәм Бидәңге (29,9 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2.Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 89 мм, ташу агымы катламы 74 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,29 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Кылна бассейнында суның гомуми күләме 7,3 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.