Биографиясе

1902 елның 25 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе Чияле Алан авылы — 1967 елдан соң.

СССР Финанс халык комиссариаты каршындагы Югары финанс курсларын тәмамлый (Мәскәү, 1941).

1927–1928 елларда Егоркино авылы кулланучылар җәмгыяте (Чистай кантоны) кибете мөдире, 1928–1930 елларда идарә рәисе.

1930–1931 елларда Октябрь районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.

1931–1935 елларда Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Октябрь район советы башкарма комитетының бүлек мөдире һәм рәис урынбасары.

1935–1937 елларда Хезмәт ияләре депутатларының Чаллы район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1937–1939 елларда рәисе, 1942–1944 елларда Куйбышев район советы башкарма комитеты рәисе.

1939–1942 елларда ТАССР финанс халык комиссарының 1 нче урынбасары.

1944–1947 елларда ВКП(б) ның Подберезье райкомы 1 нче секретаре.

1947–1955 елларда ТАССР сәүдә министры.

1950 елларның 2 нче яртысында КПСС ның Казан шәһәре комитетында. 1947–1951 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ике «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов