Гомер еллары: 1883–1957.

Чуаш халкының теле һәм ышанулары белән кызыксына. 1906 елда татар телен өйрәнү максаты белән Казанга килә, татар сөйләм һәм әдәби телләрен тикшерә. 1907 елда Бәдигый Хуҗа белән бергә Түбән Курса авылында татар халык шигърияте, ышанулары, әфсен үрнәкләрен җыя, Урта Идел буена экспедициядә алар татар һәм чуаш халыкларының фольклорын, ышануларын һәм этнографиясен өйрәнәләр (1908 елга кадәр). Җыйган мәгълүматларга нигезләнеп, чуаш һәм татар телләренең һәм фольклорының үзара бәйләнешен тикшерә, ислам диненең чуаш ышануларына тәэсирен өйрәнә.

Экспедиция һәм Мессарош тикшеренүләренең нәтиҗәләре ХХ йөз башында рус, чуаш һәм венгр телләрендә басыла.

Хезмәтләре         

Среди чувашей и татар Поволжья // Этнография. 1909. № 9;

Сборник чувашского фольклора. Т. 1. Памятники старой чувашской веры. Чебоксары, 2000;

Csuvas nepkoltesi gyüjtemeny. II. Kozmondasok, talalosmondasok, dalok, mesek. Bdpst., 1912.

Әдәбият                  

Бәдигый Хуҗа. Халык әдәбияты. 1 бүлек: Мәкальләр. К., 1912;

шул ук. Сайланма хезмәтләр. Татар халык иҗаты әсәрләре. К., 2001.

Автор — И.Н.Надыйров