Европа һәм Азиядә таралган.

ТРда кара тукран яшәгән ареалның көньяк чиге уза. Катнаш һәм ылыслы карт урманнарда яши. Аз санлы, өлешчә күчеп йөрүче төр.

Гәүдәсенең озынлыгы 45 см га кадәр, авырлыгы якынча 300 г. Каурый капламы тонык кара, ата кошта башының — өсте, ана кошта баш арты куе кызыл, күзнең төсле катлавы акка якын ачык сары төстә. Томшыгы зур, озын һәм туры, штыксыман кырлы. Ояларын шома кәүсәле биек агачларда кора. Куышының тишеге турыпочмаклы диярлек. Парлашу чоры мартта башлана. Ялтыравыклы 3–5 ак йомырка сала.

Мыеклач коңгыз, кабыгашарлар, алтын коңгызлар, кырмыскалар, үрмәкүчләр, күбәләкләр, аларның личинкалары һәм курчаклары белән туклана. Урманга зур файда китерә.