Эчтәлек

Гомер еллары: 1330 тирәсе — 1363.

1361 елның көзендә Күк Урда гаскәрләре ярдәмендә Килдебәк ханны куа. Үзәк хакимиятне ныгыту тарафдары. 1362 елның җәендә Азак шәһәре янында Килдебәк гаскәрен, 1362 елның көзендә Идел буенда, Сарай әл-Җәдидне алырга омтылган Мамай гаскәрен тар-мар итә. Мөрид һәм Мамай арасындагы көндәшлек Русьта хан хакимиятенең көчсезләнүенә китерә. Шуннан файдаланып, Литва, татар отрядларын тар-мар итеп, үзенә Көньяк Русьны буйсындыра. Мөрид Идел буенда хакимлек итә, үз исеменнән акча суктыра (1361–1363). Күк Урдада Чимтай хан вафатыннан соңгы чуалыш вакытында Мөрид ярдәмсез кала. Сарай әл-Җәдидтә аксөякләр фетнәсе вакытында үтерелә.

Әдәбият  

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950;

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;

Куликовская битва. М., 1980;

Горский А.А. Москва и Орда. М., 2000.

Автор — И.Л.Измайлов