Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. 1960 елларга кадәр Кече Аты буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, туку кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1528,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Утар Аты авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда – “Субаш Аты” колхозы, 1932 елда “Новая жизнь” колхозы оештырыла. 1961–1991 елларда “Байрак” колхозы составында. 1991–1999 елларда “Арча АТП” ачык акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы, 1999 елдан “Субаш Аты” күмәк предприятиесе, 2015 елдан “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

1919 елда авылда крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла, соңрак – башлангыч (1928 елда яңа бина төзелә), 1934 елда – урта (балалар җиде авылдан килеп укый), 1971 елда башлангыч мәктәп (1982 һәм 2005 елларда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1933–1969 елларда авылда республика балалар йорты (1970 елларда Актаныш районының Такталачык авылына күчерелә) эшли.

Хәзер авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә (мәктәп бинасында), медпункт, мәчет бар.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Субаш Аты авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Күренекле кешеләре

Р.С. Гыйлемханов (1949 елда туган) – журналист, шагыйрь, Г.Тукай мирасын саклау һәм үстерү фонды президенты (2009 елдан);

Ч.А.Зарипова-Четин (Чулпан Зариф) (1969 елда туган) – язучы;

М.Г.Яруллин (1954 елда туган) – механика өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, РФнең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Мәчет һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә обелиск

Татарстанның Арча районы Субаш Аты авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1782 елда – 111 ир заты;
1859 елда – 531,
1897 елда – 911,
1908 елда – 931,
1920 елда – 863,
1926 елда – 992,
1938 елда – 1004,
1949 елда – 744,
1958 елда – 534,
1970 елда – 505,
1979 елда – 377,
1989 елда – 255,
2002 елда – 245,
2010 елда – 206,
2015 елда – 192 кеше (татарлар).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Субаш Аты авылы яны

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы