- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Кама елгасының сул кушылдыгы Грязнуха елгасы буенда, Чистай шәһәреннән 11 км көнчыгыштарак урнашкан
1930 елларда Галактионов исемендәге совхоз поселогы буларак нигезләнә, 2001 елдан хәзерге исемдә.
Нигезләнгән вакыттан Чистай районына керә. Хәзер Галактионово-совхоз авыл җирлеге үзәге.
1919 елда княгиня А.П.Ливенның элекке экономиясе җирлегендә «Александровка хуторы» хуҗалыгы оештырыла. 1924 елдан – Галактионов исемендәге совхоз (1927 елга кадәр В.Н.Родин җитәкчелек итә). Хуҗалык алдынгы була; 1921 елда нәселле сарыклар үрчетү фермасы төзелә, Германиядән терлекләр сатып алына, 1928 елда мөгезле эре терлек фермасы булдырыла. 1924 елда Змеево селекция станциясе карамагына тапшырылганнан соң, ул республика хуҗалыкларын бөртекле-кузаклы һәм башка культураларның сортлы орлыклары белән тәэмин итә башлый. 1943 елдан – Кама елга пароходчылыгының Хезмәт тәэминаты идарәсе карамагында. Сугыштан соңгы чорда кошчылык фабрикасы төзелә (1968), актив рәвештә башка хуҗалык һәм социаль тармаклар объектлары төзелешләре җәелдерелә.
1994 елдан авылда – Галактионов исемендәге авыл хуҗалыгы коммуналь унитар предприятиесе, 1997 елдан шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе, 2012 елдан – «Җүкәтау» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе, 2017 елдан «Чистопольская» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык, соңрак – сигезьеллык, 1983 елда – урта (яңа бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Авылда мәдәният йорты (1975 елдан, 1950 елдан клуб эшли), китапханә (1971 елдан, 1947 елда уку өе буларак ачыла; 1975 елдан – мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1950 елдан, 1970 елда яңа бина төзелә, 2020 елдан – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан, 1950 елда медпункт буларак нигезләнә).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.