Чыгу урыны һәм вакыты

2002 елның гыйнварыннан Казанда татар телендә нәшер ителә.

Оештыручылары — «Салават күпере» дәүләт учреждениесе, «Татмедиа» ААҖ (2009 елдан).

Башта ике айга 1 тапкыр, 2009 елдан ай саен басыла.

«Сәхнәдә күңел тормышы яктырак. Ул, намус кебек, безгә бирелгән. Ансыз безгә яшәү юк!» лозунгы белән чыга.

2002 елда газета форматында басыла, татар телендә беренче рәсемле театр журналы. 2014 елдан журналда барлык мәкаләләр татар, рус һәм инглиз телләрендә басыла башлый.

Мөхәррирләре — З.Хөснетдинов, Т.Миңнуллин (2009–2012 еллар).

Журнал белән танылган театр белгечләре (И.Илялова, Д.Гыймранова, Н.Игъламов), драматурглар (Р.Батулла, М.Гыйләҗев, Д.Салихов) хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Хәзерге татар сәнгате һәм эстрадасына, төрки дөньяның мәдәни тормышына багышланган язмалар дөнья күрә.

 Журналда — татар мәдәнияте һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре иҗаты, тормыш юллары һәм шөгыльләре (әйтик, 2009 елның ноябрь саны М.Сәлимҗанов юбилеена багышлана) тасвирлана.

Премьера спектакльләренә һәм концертларына рецензияләр, шоу-бизнес яңалыклары басыла.

«Кыйммәтле кадр» рубрикасында татар артистлары фоторәсемнәре бирелә.

Һәр елны төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале һәм Халыкара мөселман киносы фестивале киң яктыртыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.