Биографиясе

1888 елның 29 декабре (1889 елның 10 гыйнвары), Казан губернасы, Чистай өязе Татар Ялтаны авылы – 1930 елның 12 августы, Казан.

1801–1807 елларда «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә белем ала, алардан шәкертләр хәрәкәтендә катнашкан өчен куыла.

1908–1909 да Тубыл губернасында балалар укыта.

1910 елдан Казанда әдәбият өлкәсендә эшчәнлек алып бара.

1917 елларда Татар приказчиклары җәмгыятен оештыручыларның берсе, «Аваз» газетасы мөхәррире. Империалистик сугышка каршы мәкаләләр авторы.

1908–1917 елларда эсер-максималистлар идеяләрен яклый, 1917 елдан большевиклар тарафдары, 1919 елда РКП(б) сафларына керә.

Бөтенроссия мөселманнарының 1 нче корылтаенда катнаша (1917).

Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918), туфракчылар фракциясе әгъзасы.

1918–1919 елларда Казан губернасы халык мәгарифе комиссары, «Эш» газетасы мөхәррире, Эчке Россия мөселманнарның мәгариф эшләре комиссары урынбасары, бер үк вакытта Казан губернасы Гадәттән тыш комиссиясе әгъзасы, «Кызыл Армия» газетасы мөхәррире.

Г.Ибраһимов белән бергә «Мәгариф» журналын оештыручыларның берсе.

1920–1921 елларда Төркестан АССРда: «Кызыл Шәрекъ» газетасы мөхәррире, халык мәгарифе комиссары, Төркестан АССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

1921 елның көзендә Казанга кайта, Идел буендагы ачлык вакытында халыкка ярдәм оештыруда катнаша.

Гыйльми үзәкне оештыручыларның берсе.

1922–1924 елларда Профессиональ союзларның Татарстан советында мәдәният бүлеге мөдире.

РСФСРның Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты, ТАССРның Үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

1924–1926 елларда ТАССР мәгариф халык комиссары.

1925–1927 елларда СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

Советларның 11 нче Бөтенроссия һәм 2 нче Бөтенсоюз съездлары делегаты (1924).

Иҗаты

1917–1921 елларда басылган хикәяләре татар хезмәт ияләренең авыр тормышын, татар хатын-кызларының ирексез хәлен күрсәтүгә багышланган. Әкиятләрендә дуслыкка, табигать матурлыгына дан җырлана.

Г.Тукай, С.Рәмиев әсәрләренә, «Сәйяр» һәм «Нур» театр труппалары эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр авторы.

Хезмәтләр

Шәһит Әхмәдиев әсәрләре. Казан, 1930.

Сайланма әсәрләр. Казан, 1959.

Әдәбият

Сабиров С. Кайнар йөрәкле көрәшче // Казан утлары. 1968. № 12.

Сабиров С. Ахмадиев Ш.Г. // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.

Общественно-политичекий деятель Ш.Ахмадиев. Казань, 1988.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина