Эчтәлек

Тау астында

Татар халык җыры. Ш.Әхмәтҗанов һәм А.Туишева башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Җырлар халыкның милли сыйфатларын, гореф-гадәтләрен чагылдыра; жанрга хас үзенчәлекле эчтәлеге, музыкаль теле, төзелеше белән аерылып тора.

Татар халык җырларына сабырлык, эчке кичерешләрне тирән чагылдыру, музыкаль бизәкләрнең мул булуы хас.

Халык җырларының иң борынгы төре – йола җырлары. Алар Х йөздән үк билгеле уен җырлары белән тыгыз бәйләнгән.

Татар халкы тормышындагы тарихи вакыйгалар тарихи җырларда чагылыш таба. Аларга, ХХ йөзнең беренче яртысында үзешчән һәм профессиональ музыкаль-поэтик иҗат чигендә барлыкка килгән революцион җырлар кушыла.

Татар лирик халык җырлары 2 зур төркемгә: җыр-дүртъюллыкларга – кыска җырларга һәм «сюжет җырларына» – озын җырларга бүленәләр.

Халык җырлары телдән телгә күчеп йөреп, төрле үзгәрешләр кичерә. Күп җырлар («Кара урман», «Әллүки», «Тәфтиләү», «Рәйхан», «Су буйлап» һ.б.) халык тарафыннан яратып кабул ителә һәм профессиональ җырчыларның репертуарына кертелә.

Рәйхан

Татар халык җыры. Ш.Әхмәтҗанов башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Әдәбият

Татар халык иҗаты: кыска җырлар (дүртъюллыклар). Казан, 1976.

Татар халык иҗаты: йола һәм уен җырлары. Казан, 1980.

Татар халык иҗаты: тарихи һәм лирик җырлар. Казан, 1988.

Урманче Ф. Татар халык иҗаты. Казан, 2002.

Автор –Ф.Урманче