Урнашуы

Кама елгасының уң ярында, Казан тимер юл станциясеннән 91 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Кама елгасындагы пристань.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Анатыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч районында, 1965 елның 12 гыйнварыннан – кабат район үзәге.

Шулай ук Балык Бистәсе шәһәр җирлеге үзәге..

Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында патша сарае җирләрендә кальга буларак нигезләнә; шунда килеп урнашкан йомышлылар буш вакытларында балыкчылык белән шөгыльләнәләр. Авылның атамасы халкының кәсебенә нисбәтле.

XVII йөз уртасында Балык Бистәсендә салат хуҗалыгы, сыра кайнату һәм аракы куу урыны, сәүдә өлеше булган казна аракы заводы ачыла. Сәүдә өлешендә кружка йорты, эчүчелек биналары, сыра һәм шәраб базлары урнаша.

1860 нчы елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Халкы башлыча терлекчелек, яшелчә-җимеш бакчачылыгы, балыкчылык, мичкә ясау белән шөгыльләнә, шулай ук зәркәнчелек һәм челтәр үрү, сәүдә эше, Иделдә һәм Камада сал, баржалар агызу тарала.

Зәркәнчеләр-көмешчеләр хакында беренче мәртәбә 1646 елгы теркәү китабында искә алына. XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында авылда зәркәнчелек шөгыле эре һөнәрчелек кәсебенә әверелә. Осталар ялгыз гына да, артельрләшеп тә эшлиләр. XIX йөзнең икенче яртысында вак һөнәрчеләр арасыннан кәсеп продукциясен алып-сатарлар аркылы сатучы эре эшмәкәрләр аерылып чыга. Авылларда эшмәкәр З.Кубаревка 30 хуҗалык эшли (1908 елда аның Лондонга 500 сумлык әзер продукция озатуы мәгълүм). Эшләнмәләр шулай ук Германиягә һәм Америкага җибәрелә. Продукция чагыштырмача арзан тора һәм халык арасында аңа ихтыяҗ үсә бара. С.Стрелин оста зәркәнчеләрнең берсе берсе була, ул Урта Азиядәге ат хуҗалары өчен асылташлар белән бизәлгән ат дирбияләре эшләп чыгара.

1883 елда Балык Бистәсендә 250 челтәр үрүче исәпләнә, алар өйләрендә дә, җирле алпавыт Е.И.Донаурова артелендә дә эшлиләр. Е.И.Донаурова челтәрчеләрне материаллар (җепләр Мәскәүдән кайтарыла, ак төстәге калын җепне Анатыш авылы крестьяннары җитештерә), модерн стиле бизәлешендәге челтәр эшләнмәләр (җәйге зонтиклар, кием өстеннән бөркәнә торган кыска япмалар (пелеринкалар), якалар, перчаткалар һ.б.) рәсемнәре белән тәэмин итә. 1892 елдан 1910 елларга кадәр Балык Бистәсендә училище эшли, анда шул ук Е.И.Донаурова җитәкчелегендә челтәр үрергә өйрәтәләр.

1909 елда зәркәнчелек һәм челтәр үрү кәсепләре җирлегендә Балык Бистәсендә төрле белгечлектәге зәркәнчеләр әзерләүгә юнәлеш тоткан сәнгать-һөнәр остаханәсе (училищесе) ачыла (1913 елда Бөтенроссия сәнәгать күргәзмәсендә училище һәм аның остаханәсе Зур алтын медаль белән бүләкләнә; бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә Балык Бистәсе челтәрчеләренең эшләнмәләрек күп тапкырлар бүләкләргә лаек була). Е.И.Донаурова хисабына училище һәм остаханә биналары төзелә.

Җитештерүдә укыту-өйрәтү белән авыл крестьяннары арасыннан үсеп чыккан тәҗрибәле зәркәнче осталар Н.К.Мохов, П.А.Власов, П.А.Чухин, Н.В.Грязнов, Г.А.Щетинников шөгыльләнә. Ел саен 6–8 кеше укытып чыгарыла. Бизәмәләрдән тыш кулланылыштагы әйберләр – язу приборлары, шәмдәлләр, стакан савытлары, чәй кашыклары, кысалар, шкатулкалар, ишек тоткалары җитештерелә. Остаханә каршында челтәр үрүгә өйрәтү буенча хатын-кызлар сыйныфлары эшли.

1838 елда Балык Бистәсендә чиркәү-приход мәктәбе ачыла (54 ир бала һәм 30 кыз бала укый). Рухани И.М.Орлов һәм Казан хатын-кызлар гимназиясен тәмамлаган укытучы А.М.Попова укыта. 1867 елдан – бер сыйныфлы земство катнаш рус училищесе (1902 елда 40 ир бала һәм 34 кыз бала укый, укытучы – А.Е.Ефремова), 1900 елдан үз бинасында Халык мәгарифе министрлыгының слесарьлар һәм агач эше белгечләре әзерләгән ике һөнәр бүлеге булган ике сыйныфлы катнаш рус училищесе (1902 елда – 40 ир бала һәм 34 кыз бала, 1910 елда – 61 ир бала һәм 62 кыз бала, 1920 елда 68 ир бала һәм 75 кыз бала укый) эшли.

1860–1870 елларда Лаеш өязе хисабына өяз дәваханәсенең һәм хастаханәсенең, аның каршындагы амбулатория биналары төзелә.

XX йөз башында авылда 90 лап сәүдәгәр яши, Петр һәм Павел чиркәве, земство мәктәбе һәм хастаханәсе (1886 елда табиб һәм 2 фельдшер эшли), ветеринария-фельдшерлык кункты, волость гарипләр йорты, почта-телеграф бүлекчәсе, 3 пароход пристане (Любим, Савин, Уфа пристаньнары), 4 пароход җәмгыяте («Русь», Меньшиков-Каменский, «Самолет», «Вятское» җәмгыятьләре), 2 икмәк-күмәч, 2 чәй, казна шәраб һәм 8 бакалея кибете, 2 сыраханә, трактир, Халык аеклыгы попечительлеге комитетының уку өе һәм чәйханәсе, дүшәмбеләрдә базар эшли, һәр елда 28-30 июньдә ярминкә уздырыла. Ел саен җирле пристаньнардан 150 мең потка кадәр күләмдә төрле товарлар (башлыча икмәк) озатыла. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1484,4 дисәтинә тәшкил итә.

1919 елның 19 июлендә Н.К.Крупская «Красная Звезда» агитация пароходында Балык Бистәсенә килә, мәктәптә һәм хастаханәдә була. Аның ярдәмендә элек Мәгариф халык комиссариаты белән килештерелмичә бетерелгән волость мәгариф бүлеге торгызыла. Сәнгать остаханәсе җирлегендә һөнәри-техник мәктәп оештырыла (1928–1937 елларда директоры – И.П.Синаев).

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда зәркәнчелек кәсебе нигезендә кооператив артель төзелә, 1927 елда ул Таткустпромсоюзга (халык сәнгате әсәрләрен чит илләргә чыгару белән шөгыльләнә). 1927 елда Балык Бистәсе һөнәри-техник мәктәбе каршында зәркәнчелек-чүкү остаханәсе оештырыла (укучылар аз булу сәбәпле бер елдан соң ябыла). 1932 елда артель дә ябыла.

Артельдә Мәскәүдән килгән А.Башкиров җитәкчелегендәге Сәнгать-һөнәрчелек сәнәгате институты комиссиясе булып киткәннән соң аны торгызу буенча чаралар күрелә. 1936 елда зәркәнчелек кәсебе белән Балык Бистәсендә һәм күрше авылларда (Анатыш, Полянка, Югары Әшнәк һ.б.) 60 оста шөгыльләнә. Алар кабарынкы кою, чүкү, каралту, үрү-бөртекләү ысулы белән алкалар, беләзекләр, йөзекләр, асылма-чулпылар, каптырмалар ясыйлар; Мәскәү комиссиясе тәкъдиме белән җитештерүдә кысып басу ысулы да гамәлгә кертелә, ул М.Угрецов тарафыннан үзләштерелә. Танылган зәркәнчеләрнең берсе А.Калигин каралту һәм яссы үрү-бөртекләү ысулы кулланып хатын-кыз костюмы бизәмәләре эшли. Ул, аерым алганда беләзекләр бизәлешендә, борынгы татар кабарынкы үрү-бөртекләү ысулын торгыза.

Артель 1941 елга кадәр эшли. Сугыштан соңгы елларда Балык Бистәсе осталары йөзекләр һәм катлаулы булмаган башка эшләнмәләр ясауны дәвам итәләр, әмма икътисади һәм иҗади ярдәмнән башка кәсеп сүрелә.

1927 елда челтәр үрү артеле торгызыла. 1928 елда ул күппрофильле «Разнопромысловик» артеленә керә, анда 100 дән артык оста эшли. Челтәрчеләр бригадалары Анатыш һәм Полянка авылларында да була. 1940 елларда артель бетерелә. 1980 елларда Полянка, Дон-Урай авылларында, Балык Бистәсендә халык осталары иҗатында челтәрләрне тамбур энәләре белән үрү саклана. Аларның эшләнмәләре (сөлгеләр, тастымаллар, якалар һ.б.) Казанда узган беренче Республика декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә (1983) күрсәтелә.

Күмәкләштерү елларында Балык Бистәсендә «Комсомолец», «Труд №1» һәм «Труд №2» колхозлары оештырыла. 1938 елда «Комсомолец», «Труд №1», Кирова исем. колхозлар эшли, 1945 елда алар Киров исем. колхозга берләшәләр. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда Киров исем. колхоз (үзәге – Полянка авылы) эшчәнлек алып бара.

1932 Балык Бистәсендә мотор-трактор станциясе оештырыла (беренче директоры – Г.Г.Кильдин). Беренче 15 «Интер» тракторлары кайтарыла. 1958 елда мотор-трактор станциясе ремонт-трактор станциясе итеп үзгәртелә, 1971 елда аның җирлегендә – «Сельхозтехника» берләшмәсе, 1979 елда – «Сельхозхимия», 2003 елдан – «Агрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзелә. 1970 елларда предприятие тарафыннан җитештерү объектлары, эшчеләр өчен 321 фатир төзелә (700 ләп кеше хезмәт куя).

1930 елларда авылда «Промметалл», «Разнопромысловик», «Металлоизделие», «Лесотрудовик» артельләре эшли. «Разнопромысловик» артелендә итекчелек остаханәсе (1933 елдан), тегүчелек (1933 елдан), яулык-шәл җитештерү (1951 елдан, тукучылар агач туку станокларында эшлиләр), бияләйләр, телогрейкалар, баш киемнәре (1950 елдан), җиңел хатын-кызлар күлмәкләре тегү (1952 елдан) цехлары була. 1970 елларда артельләр көнкүреш хезмәтләре күрсәтү комбинатына берләшәләр. Комбинатта көнкъреш техникасын, телерадиоаппаратура төзәтү, калайдан савыт-саба ясау, мех әйберләр тегү, йон тетү цехлары эшли.

Автотранспорт предприятиесе, май заводы (1994–2002 елларда – «Балык Бистәсе май-сөт комбинаты» Аакционерлык җәмгыяте), балык заводы, кирпеч заводы, төзелеш-монтажлау идарәсе, «Сельхозэнерго» предприятиесе, тимер-бетон эшләнмәләр заводы, икмәк кабул итү пункты, колхозара төзелеш берләшмәсе, юллар төзү идарәсе, 2004–2018 елларда «Стройкерамика» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (таш, ком һәм балчык чыгару) эшчәнлек алып бара.

Поселокта «Кама плюс» җитештерү берләшмәсе (2005 елдан), «Круг» (1995 елдан, елгаларда һәм күлләрдә балыкчылык белән шөгыльләнү, елга балыгын эшкәртү, ел саен 160 т балык тотыла; кибетләргә 20 исемдәге продукция җибәрелә), «Балык Бистәсе «Строймонтаж» (2006 елдан), «Төзелеш- монтажлау идарәсе-2» (2008 елдан), «Стройснабтехно» (2016 елдан), «Балык Бистәсе икмәк кабул итү пункты» (2018 елдан), «Балык Бистәсе Универсалстрое», «Агрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеләре эшли.

Мәгариф

1920 еллар башында Балык Бистәсендә беренче һәм икенче баскыч мәктәпләр эшләп килә. 1926 елда икенче баскыч мәктәп җирлегендә крестьян яшьләр мәктәбе ачыла (1928–1933 елларда директоры – К.Н.Поливанов).

Хәзерге вакытта мәгариф өлкәсендә:

  • Балык Бистәсе агротехник техникумы (1955 елда Корноухово авылында – авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесе, 1972 елда Балык Бистәсе авылында 21 нче һөнәритехник училище ачыла, 1977 елда алар 17 нче урта һөнәри-техник училищега берләштерелә, 1984 елдан – 85 нче һөнәри-техник училище, 1994 елдан – 85 нче һөнәри лицей, 1996 елдан – 85 нче һөнәри колледж, 2009 елдан – агротехник колледж, 2015 елдан – хәзерге исемендә),
  • 2 гомуми урта белем бирү мәктәбе – беренче гимназия (1926 елда крестьян яшьләр мәктәбе буларак ачыла, 1935 елдан – урта мәктәп, 1994 елдан – гимназия; яңа бина 1971 елда төзелә, гимназия каршында 2016 елда П.И.Савинов исем. Сугышчан дан музее оештырыла, нигезләүчеләре – В.А.Савинов, М.И.Трофимова); икенче урта мәктәп (1992 елдан) эшли.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә Ф.Әхмәдиев исем. Балалар сәнгать мәктәбе (1970 елда музыка мәктәбе буларак ачыла, 1991 елдан – хәзерге исемендә), Балалар иҗаты үзәге (Пионерлар йорты буларак оештырыла, 2005 елда Үзәк каршында Мәгариф музее ачыла, нигезләүчеләре – Х.З.Хәйруллина, М.И.Трофимова), спорт мәктәбе (2000 елдан), Балалар сәламәтләндерү-мәгариф (профильле) үзәге (1992 елда Балалар-үсмерләр физик әзерлек клубы буларак оештырыла, 2008 елдан – хәзерге исемендә) эшли.

5 мәктәпкәчә учреждение бар.

Мәдәният

Район Мәдәният йорты, клуб, Үзәк район китапханәсе, Үзәк балалар китапханәсе бар. Район мәдәният йорты каршында 5 халык үзешчән коллективы эшли:

  • «Камские зори» вокаль ансамбле (1988 елдан, 1993 елдан – халык ансамбле; нигезләүчесе – Г.А.Суродеев),
  • татар театры (1979 елдан, 1982 елдан – халык театры; нигезләүчесе – Р.Ф.Галиев),
  • «Калинушка» рус ветераннар хоры (2010 елдан, 2017 елдан – халык хоры; нигезләүчесе һәм җитәкчесе – Л.М.Смолина),
  • «Өмет» ветераннар фольклор ансамбле (2008 елдан, 2017 елдан – халык ансамбле; нигезләүчесе һәм җитәкчесе – Ф.Г.Бәдретдинова),
  • «Чулман моннары» гармунчылар ансамбле (2009 елдан, 2017 елдан – халык ансамбле; нигезләүчесе һәм җитәкчесе – М.С.Залялов).

1985 елда Балык Бистәсендә җәмәгать тәртибендә Сугышчан һәм хезмәт даны музее (1992 елдан – туган якны өйрәнү музее, Татарстан Республикасы Дәүләт берләштерелгән музееның, 2001 елдан – Милли музееның филиалы, 2006 елдан – муниципаль музей) ачыла. Район Мәдәният йорты бинасында урнаша.

Экспозициясе 135кв.м мәйданлы залны били, 2021 елның 1 гыйнварына төп фондында 5263 саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозициянең беренче бүлегендә палеонтологик һәм археологик коллекцияләр, мөселман һәм керәшен татарларның киемнәре, чиркәү, балыкчылык, челтәр үрү һәм зәркәнчелек кәсепләре кирәк-яраклары урын алган. «Бөек Ватан сугышы» бүлегендә районда туган Советлар Союзы Геройларының документлары, фотографияләре, шәхси әйберләре куелган. Аеруча мөһим экспонатлар – нумизматик коллекция, челтәрләр, зәркән эшләнмәләр үрнәкләре, чиркәү кирәк-яраклары.

Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (1970 елларда җимерелгән чиркәү урынында 2000 елларда иганәчеләр хисабына төзелә; Мәрьям Ана иконасы В.Власов тарафыннан бүләк ителә), Үзәк мәчет (1997 елдан), «Ак мәчет» (2012 елдан) бар.

1997 елда поселокта Балык Бистәсе районында туган 9 Советлар Союзы Герое – М.С.Гыйззәтуллин, С.В.Давыдов, В.П.Иванов, А.М.Меркушев, И.П.Петухов, К.С.Русаков, М.И.Рыжов, А.Т.Сергеев, З.Ш.Шәймәрдәнов, шулай ук Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Б.Г.Шәвәлиев бюстлары (скульптор – М.М.Ахунов) урнаштырылган Геройлар аллеясы ачыла.

2016–2017 елларда 1,44 га мәйданда Кама елгасы яр буе төзекләндерелә (проект авторлары – Э.Гобәев, Д.Толовёнкова). Аның архитектура-планлаштыру чишелеше нигезендә – әлеге җирлек традицион булган зәркәнчелек һәм челтәр үрү кәчсепләре.

Поселокта тарихи-мәдәни мирас истәлекләре:

  • реаль училище бинасы (ХХ йөз башы, классицизм элементлары белән эклектика стилендәге архитектура истәлеге);
  • староста Захарий Кубарев утары (1913 ел, торак йорттан, кибеттән һәм аркалы капкадан гыйбарәт; «кирпечбизәк» юнәлешендәге эклектика стиле торак архитектурасы истәлеге);
  • сәүдә кибете бинасы (ХХ йөз башы, эклектика стиленең псевдорус юнәлешенең сәүдә бинасы үрнәге);
  • сәүдәгәр кибете (ХХ йөз башы, Г.А.Нюркин милкендә була, XX йөз ахырында реставрацияләнә);
  • алпавыт утары биналары (агач биналар XX йөз башында төзелә, Франциядән килгән Мишель милкендә булалар);
  • даруханә бинасы (1914, модерн стилендәге архитектура истәлеге, сәүдәгәр Баскаков милкендә була);
  • сәүдәгәр кибете (ХХ йөз башы, сәүдәгәр Наумов милкендә була).

Поселоктан көнбатыштарак археология истәлекләре – Балык Бистәсе туктаулыгы (Маклашеевка культурасы) и Балык Бистәсе авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау өлкәсендә Үзәк район хастаханәсе, 2 поликлиника хезмәт күрсәтә.

Спорт

Г.И.Бухарина исем. «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы (2010 елдан), «Яшьлек» стадионы (2011 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Р.В.Әхмәтҗанов (1935–2008) – шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.И.Бухарин (1929–2020) – көймәдә ишү буенча СССРның атказанган спорт остасы, Олимпия уеннарында ике бронза медаль иясе, дүрт тапкыр СССР чемпионы, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

С.С.Павлов (1913–1980) – слесарь, Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Мәскәү өлкәсенең Королёв шәһәрендә бер урам аның исеме белән аталган;

Н.А.Романова (1926–2005) – педиатр, медицина фәннәре докторы, профессор;

К.И.Сотонин (1893–1944, башка мәгълүматлар буенча, 1945) – философ, психолог;

М.Н.Студенский (1945 елда туган) – тау инженеры, Татарстанның фән һәм техника өлкәсчендә Дәүләт бүләге лауреаты, РФнең атказанган рационализаторы;

Л.Р.Шакирова (1965 елда туган) – педагог, педагогия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган югары мәктәп хезмәткәре.

Поселок белән язучы, журналист, Сталин бүләге лауреаты М.С.Бубеннов тормышы һәм эшчәнлеге бәйле (1930 елларда укытучы булып эшли).

Халык саны

1782 елда – 761 ир-ат,
1859 – 621 хатын-кыз;
1897 – 1690,
1908 – 1892,
1920 – 1353,
1926 – 1034,
1949 – 2156,
1958 – 2402,
1970 – 3243,
1989 – 6824,
2002 – 7177,
2008 – 7876 (2002 елгы халык исәбе буенча, татарлар – 66,4%, руслар – 32,3%),
2018 – 7686 кеше.