Административ-территориаль буйсынуы

1905 елда нигез салына.

1920 елга кадәр Сембер губернасының Сембер өязе Зур Чынлы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 декабреннән – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Иске Шәйморза авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл сабанчы” колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән Сталин исемендәге колхоз составына керә, 1961 елдан – XXII партсъезд исемендәге колхоз (Иске Шәйморза авылы), 1992 елдан – “Шәйморза” колхозы, 1994 елдан – “Шәйморза” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Шәйморза” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – А.Ш.Абдриев исемендәге “Шәйморза” авыл хуҗалыгы предприятиесе”, 2016 елдан – “Эталон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәгариф һәм мәдәният

1991–2016 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2000 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.М.Рәхимкулов (1926–1997) – җырчы, ТРның халык артисты, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1913 елда – 267,
1920 елда – 275,
1926 елда – 308,
1938 елда – 358,
1949 елда – 305,
1958 елда – 328,
1970 елда – 307,
1979 елда – 198,
1989 елда – 95,
2002 елда – 74,
2010 елда – 54,
2018 елда – 22 кеше (татарлар).