Биографиясе

1979 елның 21 гыйнварында ТАССР ның Чистай районы Татар Гаделшасы авылында туа.

Казан авыл хуҗалыгы академиясен (2001), Казан университетын (2005) тәмамлый.

2001 елдан Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә (2006 елдан Казан дәүләт аграр университеты): ассистент, 2004 елдан эшмәкәрлек һәм маркетинг кафедрасында өлкән укытучы; 2005 елдан авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасында өлкән укытучы, 2008 елдан доцент, 2022 елдан профессор; 2013 елдан идарә, дәүләт һәм муниципаль хезмәт кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үзгәртеп кору шартларында хуҗалык эчендәге икътисади мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлтелгән икътисадның агросәнәгать секторын институциональ үзгәртүләргә (1998–2007), күпъеллык үләннәрне үстерү технологиясенә хәзерге биопрепаратлар, үсеш көчәйткечләре һәм комплекслы органик минераль ашламаларны киң куллануны кертеп, макро- һәм микроэлементлар белән тукландыруны яхшырту нигезендә икътисади нәтиҗәле терлек азыгы җитештерүне оештыруга карый.

Татарстанда игенчелек системасын проектлауның нигезе булып торган "Татарстан республикасында мелиорацияле игенчелек системасы" эше автордашы (2007–2024).

Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 275 фәнни һәм методик хезмәтләрдә, шул исәптән 6 монографиядә, 6 уку ярдәмлегендә бастырыла. Файдалы модельгә 3 патент һәм ЭВМ өчен программалар теркәү турында 3 таныклык автордашы.

Бүләкләре

"Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисади нәтиҗәлелеген күтәрүне тәэмин итә торган мелиорацияле игенчелекнең инновацион алымнарын эшләү һәм гамәлгә кертү" эше өчен 2023 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (авторлык коллективы составында).

"Россиянең агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен" көмеш медаль белән бүләкләнә (2021).

Хезмәтләре

Предпринимательство в аграрной сфере. Казань, 2007. 198 с. (автордаш).

Концепция и методология устойчивого развития агропромышленного комплекса Республики Татарстан. Казань, 2015. 120 с. (автордаш).

Система удобрения райграсовых агроценозов. Казань, 2019. 338 с. (автордаш).

Экономически эффективное кормопроизводство на основе райграса многоукосного. Казань, 2021. 392 с. (автордаш).

Организационно-экономические аспекты повышения эффективности аграрного бизнеса. Казань, 2021. 376 с. (автордаш).

Планирование на предприятии. Казань, 2022. 490 с. (автордаш).