Биографиясе

1917 елның ноябре, хәзерге Пенза өлкәсенең Каменск районы Мөчәләй авылы – 1944 елның 3 гыйнвары.

1938 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчылар дивизиясе 21 нче укчылар полкының пулемет отделениесе командиры.

Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Брянск, Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Киев оборонасы операциясендә (1941), Сталинград (1942–1943) һәм Курск (1943) сугышларында, Украинаны азат итүдә катнаша.

1943 елның октябрендә беренчеләрдән булып Киев өлкәсе, Вышгород районы Лютеж тирәсендә Днепрны кичә.

Киев янындагы сугышта үлем җәрәхәте ала.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Герои и подвиги. Саратов, 1978. Кн. 4.

Днепр – река героев. Киев, 1983.