Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Анновка исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, арба һәм тәгәрмәч ясау белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда май язу заводы эшли.

Авыл янында дворян О.Головинская утары урнаша, ХХ йөз башында ул аны бертуган Ф. һәм А. Крафтларга сата. Утар территориясендә идарәче өчен таш өй, контора кешеләре өчен кирпеч бина, кареталар тоту урыны, конюшня, әвеннәр урнаша. Авыл Спас чиркәве приходына карый (Микулин авылы).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 737 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Чемодурово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Парижская коммуна» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Я.Аверьянов). 1957 елда «Сокольский» совхозы составына керә. 1964 елдан «Сокольский» совхозы «Сокольский» һәм «Актүбә» совхозларына бүленгәч, «Актүбә» совхозы составында. 1974 елдан «Актүбә» совхозыннан бүленеп чыккан «Никитинский» совхозы составында.

1992 елдан Азнакай бораулау эшләре идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы, 1997 елдан «Никитинский» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авыл территориясендә 500 баш сыерга исәпләнгән сыер абзары, 300 баш дуңгызга исәпләнгән дуңгыз абзары, 5500 кошка исәпләнгән кош абзары, механик остаханә, тегермән бар.

Мәгариф һәм мәдәният

1991–2010 елларда авылда – урта мәктәп, 2011 елдан тулы булмаган урта мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (бина 1988 елда төзелә), тулы булмаган урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә эшли.

Күренекле кешеләре

И.М.Никитин (1892–1972) – Советлар Союзы Герое; туган авылында колхоз рәисе булып эшли.

Халык саны

1859 елда – 420,
1889 елда – 518,
1897 елда – 544,
1910 елда – 491,
1920 елда – 578,
1926 елда – 524,
1938 елда – 476,
1949 елда – 253,
1958 елда – 192,
1970 елда – 259,
1979 елда. – 297,
1989 елда – 403,
2002 елда – 538,
2010 елда – 523,
2015 елда – 502 кеше (руслар – 64,2%, татарлар – 23,3%, чуашлар – 3,5%, мордвалар – 3%).