Биографиясе

1905 елның 1 апреле, Казан – 1976 елның 9 феврале, Яшел Үзән шәһәре.

Казан политехник институтын тәмамлый (1930 ел).

1923–1925 елларда Казан «Красный путь» заводында слесарь.

1930–1931, 1932–1944, 1947–1957 елларда Яшел Үзән суднолар төзү заводында: инженер-конструктор, цех башлыгы, баш технолог (1947 елдан).

1931–1932 елларда «Баррикада» заводында (Сталинград шәһәре).

1944–1945 елларда СССР Тышкы сәүдә эшләре халык комиссариатының АКШтагы вәкиле.

1945–1947 елларда Ярославль шәһәрендәге 345 нче заводның баш инженеры.

1957–1963 елларда Татарстан ХХСның 1 нче машиналар төзү идарәсендә баш инженер.

1963–1976 елларда Яшел Үзән махсус КБ-М проектлау-конструкторлык бюросы башлыгы, әйдәп баручы инженер.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге суднолар төзүдә позицион агым белән эшләү ысулын керткәне өчен бирелә.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.