Татарстанда рус телендә чыгучы әйдәп баручы басма.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 13 апреленнән Казанда чыга.

Исемнәре

Исеме үзгәреп тора: 1917 елның 22 августында Вакытлы хөкүмәтнең җирле органнары тарафыннан ябылганга кадәр — «Рабочий»;

1917 елның 11 ноябреннән — «Знамя революции» (1918 елның 14 июленнән аңа яңартылган «Рабочий» газетасы кушыла);

1920 елның 1 маеннан — «Знамя труда»;

1920 елның 30 июненнән — «Известия Ревкома Татарской ССР, губкома РКП(б) и Казанского горсовета»;

1920 елның 29 сентябреннән — «Известия ТатЦика, обкома РКП(б) и Казанского Совета»;

1924 елның 5 маеннан «Красная Татария»;

1951 елның 5 августыннан «Советская Татария»;

1993 елның 17 августыннан — «Республика Татарстан».

Мөхәррирләре

  • В.А.Тихомирнов (1917ел),
  • О.А.Цветкова (1917 ел),
  • К.Я.Грасис, П.Н.Ионов һәм И.Г.Мохов составындагы редколлегия (1917–1918 еллар),
  • В.Введенский (1918 ел),
  • составында Л.С.Агниев, Е.И.Вегер һәм А.И.Израилович булган редколлегия (1918 ел),
  • Л.С.Агниев (1918–1919 еллар),
  • П.Н.Ионов (1919 ел),
  • В.М.Бахметьев (1919–1921 еллар),
  • Д.А.Орлов (1922 ел),
  • Ю.А.Фемидин (1922–1923 еллар),
  • И.М.Бажанов (1923 ел),
  • Г.Цыпин (1925–1926 еллар),
  • Н.Пищальников (1926–1927 еллар),
  • Л.М.Рубинштейн (1927–1930 еллар),
  • П.Кушнер-Кнышев (1930 ел),
  • Л.Вульфсон (1930–1932 еллар),
  • И.Г.Бойцов (1932–1933 еллар),
  • Б.Красный (1933–1934 еллар),
  • И.М.Коган (1934–1936 еллар),
  • Г.Я.Беус (1936–1937 еллар),
  • В.Судаков (1937 ел),
  • К.П.Перов (1937–1939 еллар),
  • А.И.Анушкин (1940–1945 еллар),
  • А.М.Мальшаков (1945–1953 еллар),
  • М.А.Колодин (1953–1963 еллар),
  • Ш.Х.Хамматов (1963–1967  еллар),
  • А.И.Клименков (1967–1974 еллар),
  • Е.А.Лисин (1974–1978, 1985–2004 еллар),
  • Ю.Б.Щелыванов (1978–1985 еллар),
  • А.Н.Латышев (2004 елдан).

Актив авторлар арасында — Б.Аитов, А.Бамунер, А.Барщевский, П.Бахтин, Ю.Белостоцкий, Г.Вәлиев, И.Ворошилин, В.Вылегжанин, В.Гудкова, М.Зарипов, Б.Зернит, М.Ильина, В.Куликов, Э.Ларичева, А.Малов, А.Сабиров, Н.Сорокин, Н.Соколов, А.Табейко, М.Спиридонов, Е.Целуйкина, Н.Кожевникова, И.Дёмина, Е.Чеснокова, А.Лебедев, А.Медведев һ.б.

Газетада төрле елларда күренекле язучылар: Н.Асеев, Д.Бедный, М.Горький, С.Есенин, С.Заревой, М.Исаковский, С.Кирсанов, В.Маяковский, Л.Ошанин, Л.Сәйфуллина, М.Шолохов, И.Эренбург һәм башкаларның, шулай ук җирле язучылар һәм шагыйрьләр: Г.Әпсәләмов, А.Алдан-Семёнов, Г.Бәширов, М.Бубеннов, Я.Винецкий, Н.Дәүли, М.Җәлил, Ә.Ерикәй, И.Заботин, Г.Кашшаф, В.Корчагин, К.Нәҗми, К.Лебедев, Р.Мостафин, З.Нури, С.Оков, Г.Паушкин, П.Радимов, М.Садри, Х.Туфан, С.Хәким, Н.Орешина, Р.Кутуй, Д.Вәлиев, Р.Вәлиев, Н.Алешков, Р.Харис һәм башкаларның әсәрләре басыла.

Газетада танылган партия, совет һәм профсоюз хезмәткәрләре, галимнәр, публицистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясый.

Кушымталары

1920 елда «Известия Казанского губкома РКП(б)», «Бюллетень Татарского областкома РКП(б)», «Еженедельник Известий Татарского ЦИК, областкома РКП(б) и Казанского Совета».

1922 елда — «Красный боец», «Литературный листок», «Вечерние телеграммы», «Листок Наркомздрава».

1922–1923 елларда — «Официальный листок» газеталары, «Ёрш», «Еженедельник литературы, искусства и науки», журналлары, «Рефлектор».

1923 елда — «Красная деревня» газетасы.

1925 елда «Причал» журналы.

1926–1927 елларда — «Голос рабочего» газетасы.

1927–1928 елларда — «Еженедельник» журналы («Красная Татария» газетасы).

Юнәлеше

Газетаның төп тематикасын Россия, Татарстан һәм чит илләрнең иҗтимагый-сәяси тормышындагы вакыйгалар билгели.

Эшчәнлегенең беренче айларында, демократик революциянең җиңүе һәм ике хакимиятлелек урнашу шартларында, «Рабочий» газетасы Россиядә социалистик революция җиңүе өчен көрәшү һәм бөтен дәүләт хөкүмәтен Советлар кулына тапшыру идеяләрен пропагандалый. Ул Вакытлы хөкүмәтнең тышкы һәм эчке сәясәтен тәнкыйди бәяли һәм Вакытлы хөкүмәт боерыгы белән ябыла. Аның 1917 нең 22 августындагы 40 нчы саны конфискацияләнә.

1917 елгы Октябрь революциясенең беренче көннәрендә туган «Знамя революции» газетасы совет хөкүмәтен ныгыту өчен көрәшә.

Гражданнар сугышы елларында Ак армия һөҗүменә каршы көчләрне мобилизацияләүдә катнаша.

Тыныч төзелеш чорында игътибар үзәгендә халык хуҗалыгын торгызу, нэп, милләтләр һәм халыкларның икътисади, мәдәни тигезсезлеген бетерү, халыклар дуслыгын ныгыту, илне индустрияләштерү, культура революциясе, крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү, сугышка кадәрге бишьеллыкларны вакытыннан алда үтәү, совет кешеләрен социалистик киләчәккә ышаныч рухында тәрбияләү, кулга корал тотып Ватанны саклауга әзерлек мәсьәләләре тора.

Бөек Ватан сугышы елларында газетада Татарстан халкының сугыштагы һәм тылдагы батырлыклары киң яктыртыла.

Сугыштан соңгы чорда һәр санда республика сәнәгатенең яңа тармакларының үсеше һәм нефть, нефть химиясе, энергетика, машина төзелешендәге проблемалар бәян ителә. Авыл хуҗалыгын үстерү, мәдәни төзелеш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Хәзерге вакытта «Республика Татарстан» республика һәм илнең иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни тормышындагы мөһим вакыйгаларны яктырта.

Газета беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Президенты указларын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнарны, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын рус телендә бастыра.

Атнага бер тапкыр хәзерге һәм үткәндәге тарихи шәхесләр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, игътибарга лаеклы вакыйгалар турында очерклар, хикәяләр булган күпбитле рәсемле саннары чыга.

Әдәбият

Фабрика печатного слова. Казань, 1923;

Каримова С.К. Газета «Рабочий» в борьбе за массы. Казань, 1957;

«Советской Татарии» – полвека // Коммунист Татарии. 1967. № 4;

Многонациональная советская журналистика. М., 1975;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2017. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров