Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән ТАССРның Спас кантоны Кузнечиха волостена керә. 1920 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Югары Колчура авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл  “Энергетик”, “Колчура” совхозлары составына керә.

Авылда сарык асраучылык крәстиян-фермерлык хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1938 елда – 124,
1949 елда – 112,
1958 елда – 119,
1970 елда – 106,
1979 елда – 21,
1989 елда – 3,
2002 елда – 6,
2010 елда – 2,
2015 елда – 4 кеше (татарлар).