Учредительләр җыены әгъзалары комитетының (КОМУЧ) агитация һәм мәдәни-агарту бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 25 ноябреннән 9 декабренә кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 5 саны чыга.

Мөхәррире – Х.Ф.Искәндәров; соңгы саны редколлегия имзалыгында чыга.

Барлык мәкаләләре дә авторлары күрсәтелмичә басыла.

Юнәлеше

Газета Россиянең демократик юнәлештә, федератив дәүләт буларак үсешен яклый.

«Бөтен власть – Учредительләр җыенына!», «Яшәсен Федератив демократик Республика!», «Яшәсен милли-мәдәни автономия!» лозунглары астында чыга.

«Ил теле» сыйнфый көрәш теориясенә каршы була, милләтләр арасында социаль тынычлык идеясен яклый: «Милләт бердәм булсын, барлык кешеләр – сатучы, укытучы һәм укучы, эшче, ярлы һәм байлар бердәм булсыннар!» – дигән идеяне яклый.

Россиядәге һәм чит илләрдәге мөһим сәяси хәлләр турындагы материаллар басыла. Уфада яңадан торгызылган «Милли идарә» оешмасының, аның нәзарәтләренең эше яктыртыла, 1918 елның сентябрендә Уфа директориясен булдыру турында языла. 1918 елның ноябрендә Омск шәһәрендә булган хәлләргә зур игътибар бирелә (анда күчкән Уфа директориясе урыныннан төшерелә һәм хакимият адмирал А.В.Колчак кулына күчә). Газета А.В.Колчакның милли мәсьәләләрдәге шовинистик сәясәтен гаепләп чыга: Омскидагы перевороттан соң идарәнең безнең ихтыяҗларны яклавы турында сүз дә булуы мөмкин түгел, шуның өчен без Колчак властена каршы чыгарга тиешбез, диелә газетада. Колчак боерыгы буенча КОМУЧ бетерелгәч, газета чыгудан туктый.

Уфа Кызыл Армия тарафыннан азат ителгәч, Х.Ф.Искәндәров Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясенең «Кызыл яу» («Кызыл Армия») газетасында эшли башлый.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом): 1905-1925. Казан, 1926;

Мәһдиев М. Ачы тәҗрибә. Казан, 1993;

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать. Казань, 1999;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров