XIX йөзнең икенче яртысында Урта идел буеның икътисади, социаль, мәдәни йөзе, башка төбәкләрнеке кебек үк, шактый үзгәреш кичерә, ул 1860 еллар реформалары белән бәйле була, алар Россиянең сыйфатлы яңа үсеш дәрәҗәсенә күчүен билгелиләр. Шундый шартларда Россия империясендә һәм аерым төбәкләрдә, шул исәптән Урта Идел буенда халык бик тиз арта башлый.

XIX йөзнең икенче яртысында Урта идел буенда халыкның нәрсә хисабына артуын ачыклау максаты белән, мәкаләдә халыкның яңадан үсеш процессын тәшкил итүче туучылар санының, үлүчеләр санының һәм табигый артуның динамикасын анализларга, яңа тарихи шартларда бу факторлар үсешенең цикллылыгын ачыкларга омтылыш ясала.

Сылтама ясау өчен: Хамитбаева Н.С. К вопросу о воспроизводстве населения в Среднем Поволжье во второй половине XIX века // Научный Татарстан. 2014. №4. С.75–86.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Найлә Сәхәбетдин кызы Хәмитбаева, тарих фәннәре кандидаты