- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Удмурт Республикасындагы административ-территориаль берәмлек
Удмурт Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1937 елда оештырыла. Мәйданы – 2203,27 кв.км. Үзәге – Завьялово авылы (Ижевск шәһәреннән 16 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 72011 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2854 кеше. Алар, нигездә, Вараксино, Завьялово, Октябрьский, Пирогово авылларында яшиләр.
1996 елдан районда Республика бөтентатар иҗтимагый үзәге бүлекчәсе эшли.
2000 елларда Пирогово авылы мәктәбенең милли сыйныфларында татар теле предмет буларак өйрәнелә, Октябрьский поселогы мәктәбендә татар теле факультатив дәрес (татар балалары өчен) буларак укытыла, татар әдәбияты классикларына багышланган тематик кичәләр, ачык дәресләр үткәрелә, «Шаян» татар бию коллективы (Пирогово авылы) эшли.
Хәзерге вакытта Пирогово авылында «Яшьлегем» татар вокаль коллективы, 2010 елдан Вараксино авылында «Афәрин» халык биюе (өстенлек татар биюләренә бирелә) ансамбле бар.
Пирогово авылында татар телен өйрәнү түгәрәге эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.