Кама елгасының сулъяк ярында, Алексеев районы Зотеевка авылында (даими яшәүчеләре юк).

Су өслегенең мәйданы 0,2 га. Су күләме якынча 6 мең м3. Озынлыгы 60 м, киңлеге 50 м, суының иң аз вакытындагы уртача тирәнлеге якынча 3 м, иң зур тирәнлеге 3,6 м. Җир өслегеннән казанлыгының тирәнлеге якынча 20 м, өске өлешенең диаметры 70 м дан артык.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә, 1895 елда барлыкка килгән. Формасы түгәрәк. Ярлары текә һәм биек. Туенуы күбесенчә җир асты сулары исәбенә, тотрыклы, шулай ук казанлык битләрендә урнашкан зур булмаган сызалар буенча яңгыр һәм кар сулары да керә.

Суы уртача минеральләшкән (323 мг/л), чагыштырмача каты (5,3 мг-экв/л), җиңелчә болганчык (үтә күренмәлелеге 32 см), гидрокарбонат-сульфат-магнийлы типта.

Күл өчен су биеклегенең 3 м га кадәр ел буе тирбәлүе хас.

Ял итү урыны.

ТРның табигать истәлеге (1978).