Оештыручылары – РФ Мәгариф министрлыгы, Казан университеты.

Чыгу урыны һәм вакыты

Нашире – Казан университеты.

1957 елдан Казанда рус телендә нәшер ителә.

1967 елга кадәр елга 6 тапкыр чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре – А.П.Норден, А.В.Сульдин, Я.И.Заботин (1992 елдан).

Журналда Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Новосибирск, Иркутск һәм башка шәһәрләрнең күренекле галимнәре, шулай ук БДБ һәм ерак чит илләр (АКШ, Бөекбритания, Германия, Кытай, Һиндстан, Польша, Болгария, Сербия һәм башка) математикларының мәкаләләре басыла.

Гыйльми тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, математика (шул исәптән кибернетика һәм информатика), механика (аерым математик әһәмияте булса) буенча узган конференция материаллары, шулай ук математикага кагылышлы актуаль проблемаларга күзәтүләр басыла.

1990 еллар башыннан периодик рәвештә алгебра, геометрия, оптимальләштерү ысулларына, исәпләү математикасы, дифференциаль тигезләмәләр, дискрет математика, математик логика мәсьәләләренә караган аерым тематик саннар нәшер ителә.

1990 елларда гамәли математикада яңа юнәлешләр барлыкка килү сәбәпле журналның тематикасы шактый киңәя.

Журналда депонирланган (басылмый калган) мәкаләләргә аннотацияләр бирелә башлый.

1974 елдан «Allerton Press» (АКШ) нәшрияты тарафыннан «Russian Mathematics. Izvestia VUZov» исемендә инглиз телендә басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов