ТАССР Мәгариф халык комиссариаты органы.

 Чыгу урыны һәм вакыты

1929 – 1932 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

1929 – 1930 елларда «Просвещение и жизнь» («Мәгариф һәм тормыш») исемендә чыга.

1931 елда исеме үзгәрә һәм айлыктан 20 көнгә бер чыга торган, төбәктә мәгариф эше белән җитәкчелек итүче, барлык төр мәдәни-агарту хезмәткәрләре өчен методик һәм гамәли кулланма булырлык басмага әверелә.

Төрле елларда мөхәррирләре А.М.Колосов, Б.П.Рождественский, П.А.Казаков була.

Юнәлеше

ТАССР Мәгариф комиссариты хезмәткәрләре, галимнәр В.М.Горохов, И.Ш.Рәхмәтуллин һәм башкалар әйдәп баручы педагог һәм методистларның мәкаләләре басыла.

Төп бүлекләре: «Гомуми бүлек», «Политехник мәктәп өчен», «Педагогик тәҗрибә», «Коммунистик тәрбия», «Урыннардан хәбәрләр», «Марксистик педагогика мәсьәләләре», «Программа-методика», «Хроника һәм информация», «Библиография».

Журнал педагоглар алдына революциягә кадәрге авыр иске мирастан котылу һәм марксистик теория белән кораллану бурычын куя, җәмәгатьчелекне педагогиканың теоретик-гамәли мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итәргә, мәгариф хезмәткәрләрен культура революциясе процессына тартырга тырыша. Журналда ТАССР Мәгариф комиссариаты карарлары һәм боерыклары, педагогика җәмәгатьчелекнең киңәшмә һәм утырышлары материаллары басыла, халык мәгарифе системасындагы реформалар турында бәхәсләр алып барыла.

Редакция шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең көнкүреш һәм матди-хокукый хәлләрен, дингә каршы пропаганда, төбәкне өйрәнү һәм мәктәптә пионерлар белән эшләү, балаларның ялын оештыру һәм башка мәсьәләләрне яктырта.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов