Эчтәлек

Атамасы Түбән Новгород өлкәсенең Балахна шәһәре янындагы туктаулык исеменә бәйле. Өйрәнү XIX йөздән алып барыла. Урта Идел буе истәлекләрендәге уемлы-тарак теше эзле савыт-саба нигезендә 1960 елларда А.Х.Халиков тарафыннан тасвирлана. шулай ук В.В.Никитин, В.П.Третьяков та аларны тикшерә (соңгысы Балахна культурасының Урта Идел буенда уемлы-тарак теше эзле аерым культурасы булган дип саный).

Балахна культурасы халкы елга, күл буйларында яшәгән, аучылык һәм балыкчылык белән көн күргән. Яртылаш җиргә иңгән 2–4 турыпочмаклы бүлмәдән торган, учаклы, дивар буйлап сәке сузылган, хуҗалык базлары булган тораклар табыла. Балахна культурасына очлы һәм түгәрәк төпле, калын стеналы, уемлы-тарак теше эзле бизәк төшерелгән савыт-саба хас. Чакматаштан ясалган сөңге, ук очлыклары, кыргыч, балта, пычак, өтерге һ.б. эш кораллары табыла.

Татарстан Республикасы территориясендә Балахна культурасы истәлекләре Идел, Зөя, Казансу елгалары тирәсендә: Зеленодольск районының Октябрь поселогында, хәзер Казанга кергән Займище, Кече Отар авылларында, Дәрвишләр поселогында очрый.

Әдәбият

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969.

Третьяков В.П. Культура ямочно-гребенчатой керамики в лесной полосе европейской части СССР. Л., 1972.

Никитин В.В. Каменный век Марийского края. Йошкар-Ола, 1996.

Автор – Р.С.Габәшев