Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Андреевка Пүчинкәсе, Киеклебаш исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 3 вак-төякләр кибете, чиркәү-приход мәктәбе (1891 елдан) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1864 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чаллы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Андреевка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Молотов исемендәге колхоз (беренче рәисе – С.Н.Нуруллин) оештырыла. 1950 елдан – берләштерелгән «Победа» колхозы (авыл – үзәк утар; шулай ук III Съезд исемендәге поселок, юкка чыккан Васильевка, Новый Путь авыллары, Восход поселогы хуҗалыклары керә), 1961 елдан – «Восход» колхозы (авыл – үзәк утар), 1994 елдан – «Восход» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1996 елдан – «Нурлат шикәр заводы» акционерлык җәмгыятенең «Восход» ярдәмче хуҗалыгы, 2001 елдан – «Восход» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – «Андреевка», 2006 елдан – «Новый путь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, 2009 елдан – «Әфләтунов З.Ә.» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2018 елдан «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1978 елда – сигезьеллык, 1985 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1970 елдан), китапханә (1919 елда уку йорты буларак ачыла, хәзер мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1976 елдан), Архангел Михаил гыйбадәт йорты (2002 елдан, 2013 елда бина төзекләндерелә); төзекләндерелгән чишмә бар. Мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее (2018 елдан, оештыручысы – Ю.В.Трифонова) һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме эшли.

Мәдәният йорты каршында «Сеспель» чуаш (1996 елдан; 2016 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – В.Д.Абрамов), «Саванас» балалар (2013 елдан) ансамбльләре эшли.

Халык саны

1859 елда – 825,
1897 елда – 1245,
1908 елда – 1480,
1926 елда – 1459,
1938 елда – 1127,
1949 елда – 889,
1958 елда – 932,
1970 елда – 1047,
1979 елда – 952,
1989 елда – 709,
2002 елда – 718,
2010 елда – 727,
2021 елда – 525 кеше (чуашлар).