Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елда авылда мәчет була, 1910 елда 2 су тегермәне эшли, шимбә көнне ярминкә уздырыла.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире (Димтамак авылы белән бергә) 5199 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Әбсәләм авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Кызыл таң» колхозы оештырыла, 1960 елдан – К.Маркс (үзәк утары – Иске Урыссу авылы), 1993 елдан – К.Маркс исемендәге акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Иске Урыссу» күмәк хуҗалыгы, 2012 елдан – «Вәлиев Р.К.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Авыл территориясендә шулай ук «АКСКиМ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1956 елдан, бетон, цемент һәм гипс эшләнмәләр җитештерү), «Волма-Әбсәләм» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2012 елдан, төзелеш максатларында гипс эшләнмәләр җитештерү), «Тапарт» тәҗрибә-эксперименталь машина төзү заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2017 елдан, файдалы казылмалар чыгару һәм төзелеш өчен машиналар һәм җайланмалар җитештерү), «КОНКРИТ» төзелеш компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2015 елдан, автомобиль юллары төзү) эшли.

Халкы башлыча шушы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеләрдә хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

1980 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1995 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1974 елдан, элек клуб буларак эшли), китапханә (1949 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан) – барысы да күпфункцияле үзәк бинасында; «Светлячок» балалар бакчасы (1978 елдан), «Хәмзә» мәчете (2005 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Сердәш» фольклор ансамбле (2013 елдан, 2018 елдан – халык ансамбле), «Наза» кубызчылар ансамбле (2014 елдан), «Нур» вокаль фольклор ансамбле (2015 елдан) эшли; барлык коллективларның оештыручысы – З.А.Рәхмәтуллина.

Авыл янында археология истәлеге – Әбсәләм туктаулыгы табыла (бронза гасыр, буралы курган культурасы).

Халык саны

1795 елда – 135 ир-ат;
1859 елда – 637,
1886 елда – 604,
1897 елда – 807,
1926 елда – 925,
1938 елда – 1098,
1949 елда – 728,
1958 елда – 724,
1970 елда – 689,
1979 елда – 757,
1989 елда – 941,
2002 елда – 884,
2010 елда – 793,
2020 елда – 799 кеше (татарлар).