Татарстан Республикасының хәзерге Биектау районы территориясендә, Коркачык тимер юл станциясеннән – 19 км, Казан пристаненнан 54 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Питрәч районы Белкино авыл советы, 1935 елдан – Биектау районы Николаевка авыл советы, 1963 елдан – Питрәч районы, 1965 елдан Биектау районы Шәпше авыл советы составында. Халык саны – 69 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1970 еллардан телгә алынмый.