- РУС
- ТАТ
Тарихчы, географ һәм икътисадчы. Петербург Фәннәр академиясенең беренче мөхбир әгъзасы (1759 елдан)
1712 елның 1 октябре, Вологда шәһәре – 1777 елның 15 октябре, Екатеринбург шәһәре, хәзерге Бөгелмә районының Cпас авылында җирләнә.
1720 елда, гаиләсе белән Мәскәүгә күченеп килгәч, чит телләр, сәүдә эшенә һәм бухгалтериягә өйрәтү максаты белән П.И.Рычков Мәскәү тукыма фабрикалары директоры И.П.Тамес карамагына тапшырыла.
1730–1734 елларда Санкт-Петербург янындагы Ямбург һәм Жабино пыяла заводлары идарәчесе, Петербург таможнясында тәрҗемәче һәм бухгалтер ярдәмчесе.
1730 еллар уртасыннан 40 елдан артык Оренбург краенда яши һәм эшли. 1734 елда Оренбург каласын нигезләргә (1735 елның августында нигез салына) урын эзләү максаты белән Орь елгасына оештырылган экспедициягә бухгалтер итеп билгеләнә.
1737 елдан Оренбург краеның беренче губернаторы В.Н.Татищев җитәкчелегендә эшли; 1740 елдан Оренбург комиссиясе секретаре, 1744–1760 елларда Оренбург губерна канцеляриясендә эшли. 1761 елдан отставкада, Спас авылында үзенең утарында яши.
1765 елдан Ирекле икътисадчылар җәмгыяте әгъзасы. 1769 елда хезмәтенә кире кайта, Оренбург тоз чыгару баш идарәсе җитәкчесе. 1777 елда Екатеринбург шәһәренә завод идарәләренең «баш командиры» итеп җибәрелә.
«Топография Оренбургская...», ч.1–2, СПб., 1762 ел) исемле төп хезмәтендә Оренбург губернасының табигате, халкы, хуҗалыгы тасвирлана, губернаның шәһәрләре, провинцияләре, «дистанцияләре», «ведомстволары» турында хәбәр ителә. «О разности народов внутрь Оренбургской губернии находящихся, по древнему и нынешнему их состоянию» исемле бүлегендә П.И.Рычков губернада яшәүче халыкларны, шул исәптән татарларны тасвирлый, «татар халыклары» скифлардан килеп чыккан дип билгели, мишәрләрнең килеп чыгышын өстәмә рәвештә өйрәнергә кирәк дип исәпли (аның мәгълүматлары буенча, Уфа провинциясендәге «мишәрләр Алатырь һәм Сембер өязләреннән җыелганнар...»).
П.И.Рычков Каргалы һәм Бөгелмә өязләре турында яза; беренчеләрдән булып, укучыларны Батырша белән таныштыра, «Оренбург губернасы топографиясе...»ндә («Топография Оренбургская...») Батырша һәм 1755 елгы баш күтәрү турында мәгълүмат, шулай ук Батырша өндәмәсенең «сыгынтысын» («экстракт») бирә.
«Опыт Казанской истории древних и средних времён» (СПб., 1767 ел) хезмәтендә «әлегә бай тарихы булмаган Казан ханлыгы»н өйрәнүнең мөһим һәм файдалы булуын күрсәтә. П.И.Рычков болгарлар турында: «...әүвәлдән килгән сәүдәгәрлекләре, һөнәрчелек төрләре белән танылган, шәһәрләрдә яшәүче көчле, бай, бик тә данлыклы халык», – дип яза.
«Казан татар ханлыгы»н Олы Урданың «өзеге яисә тармагы» дип саный. Китапта Казан ханлыгы тарихыннан мәгълүмат тупланган, Казан каласына рус гаскәрләренең яулары һәм ханлыкны яулап алу тасвирлана, Казан архиепископлары, митрополитлары, монастырьлары, базарлары һәм кәсепләре, «атаклы урамнары» һәм «биналары» турында мәгълүмат бирелә.
Күренекле галимнәр В.Н.Татищев һәм М.В.Ломоносов белән аралашу һәм язышу П.И.Рычконың иҗади тормышында зур роль уйный. П.И.Рычковның фәнни белемнәре һәм Россия фәненә керткән өлеше алар тарафыннан югары бәяләнә. М.В.Ломоносов Фәннәр академиясендә, П.И.Рычковны сайлау өчен, мөхбир әгъза вазифасын булдыруны башлап җибәрә.
История Оренбургская по учреждении Оренбургской губернии. Оренбург, 1896.
Пекарский П.П. Жизнь и литературная переписка Петра Ивановича Рычкова. СПб., 1867.
Мильков Ф.Н. П.И.Рычков: Жизнь и географические труды. М., 1953. Матвиевский П.Е., Ефремов А.В. Пётр Иванович Рычков (1712–1777). М., 1991.
Ефремов А.В. Пётр Иванович Рычков (историк и просветитель). Казань, 1997.
Авторлар – И.Р.Вәлиуллин, Г.С.Сабирҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.