Чыгу урыны һәм вакыты

1991 елда «Коммунист Татарии» журналы җирлегендә оеша.

Оештыручысы һәм нашире — «Татмедиа» ААҖ.

Төрле еллардагы баш мөхәррирләре — А.И.Афанасьев, Р.Ә.Мостафин, Р.Ә.Фәттахов, А.С.Сәлимгәрәев, Д.К.Байчурина, А.Д.Тюрин, Т.Н.Вафина.

Юнәлеше

1990 елларда теоретик һәм күзәтү характерындагы сәяси, социаль-икътисади язмалар, мәдәни, гуманитар өлкәдәге мөһим проблемаларга багышланган мәкаләләр өстенлек итә.

1998 елларда, Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев «Татарстан» республиканың визит карточкасы» булырга тиеш дип белдергәч, журнал рәсемле, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис басма буларак чыга башлый.

Яңартылган вариант республика өчен яңа төр басма була.

Аның битләрендә республиканың иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи тормышы панорамасы яктыртыла, актуаль мәсьәләләр күтәрелә, аеруча мөһим проблемалар: Россиянең федерализация сәясәте, үзгәреп торган җәмгыятьтә Татарстанның тоткан урыны, сәяси һәм эшлекле элита эшчәнлеге, дәүләт төзелеше мәсьәләләре һәм башкалар анализлана.

Һәр санда мөһим вакыйгаларга экспертлар карашы, хакимият һәм бизнес вәкилләре белән әңгәмә, сәяси, икътисади һәм иҗтимагый тенденцияләргә анализ ясала.

«Татарстан» республика министрлыкларында һәм ведомстволарында, шәһәр һәм район хакимиятләрендә, эре предприятиеләрдә, банк структураларында, «Татарстан» авиакомпанияләре очкычларында, Горький тимер юлының фирма поездларында таратыла.

Россиянең төрле өлкәләрендәге, БДБ илләрендәге һәм ерак чит илләрдәге татарлар тарафыннан яздырып алына.

2009 елда редакция журналның дизайнын һәм структурасын үзгәртә. Мәгариф, мәдәният, фән, диннең торышы, татарстанлыларның көндәлек тормышы турындагы мәкаләләр күбрәк басыла башлый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов