Тарихы

Авыл 1723 елдан билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1830 елдан билгеле), мәктәп, җил тегермәне, икмәк саклау-сату кибете бар.

Авыл җиренең имана җире 1814,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә кантоны Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Чалманарат авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла. 1950 елда колхоз “Искра” колхозына кушыла (Татар Ямалы авылы). 1966 елда авыл “Агыйдел” колхозы составында. 1994 елдан “Агыйдел” кооперативлары берләшмәсе.

Халкы күбесенчә “Наратлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

2016 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (бина 1975 елда төзелә). Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Ф.А.Бариев (1948 елда туган) – ТРның атказанган укытучысы, РФнең халык мәгарифе отличнигы.

Халык саны

1795 елда – 187,
1816 елда – 131,
1834 елда – 165 ир заты;
1859 елда – 394,
1870 елда – 411,
1884 елда – 547,
1897 елда – 549,
1906 елда – 549,
1913 елда – 463,
1920 елда – 409,
1926 елда – 354,
1938 елда – 405,
1949 елда – 286,
1958 елда – 276,
1970 елда – 267,
1979 елда – 244,
1989 елда – 191,
2002 елда – 165,
2010 елда – 147,
2015 елда – 151 кеше (татарлар).