Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 4,4 мең кв.км. Үзәге – Көнгер шәһәре (Пермь шәһәреннән 101 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 42619 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3929 кеше.

Татарлар, башлыча, Бажуки (2002 елда – 947 кеше), Усть-Турка (915), Бырма (813), Казаево (454), Баташи (289), Красный Берег (206), Ключ (97), Липовка (87) һәм Татар Шишмарасы (58) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар Казан һәм Себер ханлыклары чорында урнаша башлый. 1678–1679 еллардагы халык санын теркәү кенәгәсендә Көңгердә – 785 татар, 1795 елгы ревизия вакытында 4399 татар теркәлгән.

Бырма (1902 елда), Казаево (1908 елда), Усть-Турка (1916 елда), Бажуки (1924 елда) кебек татар авылларында XX йөзнең беренче чирегендә дөньяви мәктәпләр ачыла. 1940–1950 елларда башлангыч мәктәпләр – җидееллык, 1959 елдан сигезьеллык итеп үзгәртелә. 2015/16 уку елында Бажуки һәм Усть-Турка авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак өйрәнелә, Бажуки авылы башлангыч сыйныфларында укыту татар телендә алып барыла.

Усть-Турка авылында Татар милли мәдәнияте һәм халык иҗаты үзәге (1993 елдан), «Таһир – Зөһрә» бию ансмбле, «Сөмбел» ветераннар вокаль-фольклор коллективы эшли.

Районда алты мәчет: Көңгер шәһәрендә (2007 елдан), Бырма авылында (2004 елдан), Казаево авылында (2005 елдан), Усть-Турка авылында (2010 елдан), Красный Берег авылында (2012 елдан) һәм Бажуки авылында (2015 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Көңгер районында ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган рәссамы Ф.Г.Әминов туган (Көңгер шәһәре).