Эчтәлек

Грекчадан archaios – борынгы.

Архаизмнар лексик һәм семантик төрләргә бүленә. Лексик архаизмнар түбәндәгеләрне үз эченә ала:

а) тулысынча искергән сүзләр. Татар телендә аларга кайбер борынгы төрки һәм гарәп-фарсы телләреннән алынган сүзләр керә, мәсәлән: будун (халык), йазы (дала), мәлик (идарәче), нифак (кылану), үкүш (күп). Шулай ук пассив кулланыштагы, сөйләшүчеләргә аңлаешлы булган искергән сүзләр дә бар, мәсәлән: туар (йорт хайваннары) – хәзерге татар телендә парлы сүз формасында саклана: мал-туар, терлек-туар. Кайбер архаизмнар тотрыклы гыйбарәләрдә, мәкаль һәм әйтемнәрдә очрый, мәсәлән: «Дөягә ут кирәк булса, муенын озайтыр» әйтемендә «ут» («үлән») – архаизм булып тора;

б) лексик-сүз ясагыч архаизмнар – искергән кушымчалы сүзләр, мәсәлән: кил-дәче (киләсе кеше), утырмак (утыру);

в) лексик-фонетик архаизмнар – әйтелеше искергән сүзләр, мәсәлән: уйгат – уят, килтер – китер.

Семантик архаизмнар – элекке (баштагы) мәгънәсен югалткан, хәзер башка төшенчәне белдергән сүзләр, мәсәлән: «йорт» сүзе элекке «ил», «дәүләт» мәгънәсендә кулланылыштан төшкән; аның хәзер «торак» мәгънәсе генә сакланган; «үгез» элек «елга» төшенчәсен белдергән.

Архаизмнар, стилистик чараларның берсе буларак, тасвирлы сөйләмнең тәэсирен көчәйтү, аңа тарихи төсмер бирү өчен кулланыла.

Әдәбият

Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 1965.

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, 1999.

Автор – В.Х.Хаков