Структурасы

Хәзерге әдәбият белеме катлаулы һәм динамик дисциплиналар системасыннан гыйбарәт.

Әдәбият белеменең төп өч тармагына аеруча игътибар ителә:

  • әдәбият теориясе әдәбият төзелеше һәм үсешенең гомуми законнарын өйрәнә;
  • әдәбият тарихы әдәбиятның үткәнен процесс яки бу процессның аерым бер моменты буларак тикшерә;
  • әдәби тәнкыйть иҗтимагый һәм әдәби күзлектән чыгып, хәзерге һәм үткән дәверләр әдәбияты мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

XX йөз галимнәре (Д.С.Лихачёв, А.Л.Гришунин, В.Е.Хализев, Н.Г.Юзиев һ.б.) Әдәбият белеменә текстлар тарихын, аларның чыганакларын өйрәнү, әсәрләрне тергезү һәм аныклау эше белән шөгыльләнә торган текстологияне дә кертәләр.

Әдәбият белеменең мөһим бер өлешен – әсәрләр структурасы һәм аларның бөтенлеге, язучылар иҗаты, әдәби юнәлешләр, шулай ук әдәби дәверләр турындагы өлешен поэтика фәне хасил итә. Поэтика әдәбият белеменең төп тармаклары белән нык бәйләнештә: әдәбият теориясе кысаларында – ул гомуми поэтика, ягъни теләсә нинди әсәрнең төзелеше турындагы фән; әдәбият тарихы яссылыгында – әдәби структураларның һәм аларның аерым өлешләренең үсешен өйрәнә торган тарихи поэтика; әдәби тәнкыйтьтә поэтика принциплары аерым бер әсәрне анализлаганда, аның төзелеш үзенчәлекләрен ачыклаганда чагыла. Әдәбият белемендә стилистика да шундыйрак урын били.

Әдәби архив фәне, библиография, эвристика (атрибуция), палеография, дипломатика һәм сфрагистика, текстология, текстны аңлату, шәрехләү поэтикасы һ.б. Әдәбият белеменә шулай ук ярдәмче дисциплиналар буларак керә.

Татарларда әдәбият белеме

Татарларда, башка халыклардагы кебек үк, әдәбият белеме төшенчәләренең башлангычлары бик борынгы заманнарда мифологик күзаллаулар рәвешендә барлыкка килгән. Ислам дине кабул ителгәннән соң, гарәпләрдәге сүз сәнгате хакындагы фән – бәлягать – татар әдәбият белеменең төп чыганакларыннан берсенә әверелә. Соңрак гарәп поэтикасы йогынтысында Шәрекъ фикер ияләре (әл-Фәраби, Әбүгалисина, Ибне Рөшд) хезмәтләрендә төрки гарузы формалаша башлый. Ләкин татарларда әдәбият үзе әдәби фикерләүнең яшәү формасы булып кала бирә. Авторлар әзер үрнәккә, элгәре иҗат ителгән әсәрләргә ияреп, охшатып язганнар. Еш кына әдәби әсәрләрнең үзләрендә үк әдәбият белеменә караган аерым мәгълүмат урын алган. Урта гасырлар әдәбият һәм сәнгать фикерендәге табигый синкретизм әдәбият белеменә караган махсус хезмәтләргә булган ихтыяҗны беркадәр канәгатьләндергән.

Татар әдәбият белеме мөстәкыйль фән булып XIX йөздә формалаша. Татар тарихына, фольклорына, этнографиясенә караган материаллар туплау һәм бастырып чыгару белән беррәттән, милли әдәби ядкәрләрне барлау эше башлана. Ш.Мәрҗани хезмәтләре («Вафийәт әл-әсләф вә тәхийәт әл-әхләф» – «Элгәреләр һәм аларның киләсе буынга сәламнәре», 1883, кулъязма; «Мөкаддимә әл-Вафийәт әл-әсләф вә тәхийәт әл-әхләф», 1883; «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» – «Казан вә Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр», 1885–1890) библиография һәм аңлатмалар бирү характерында була. «Мөкаддимә әл-Вафийәт ...» хезмәтендә Мәрҗани әдәбият белеменең берничә юнәлешен аерып күрсәтә: мәган (сүзләрнең үзенчәлекле урнашуы нигезендә логик яктан дөрес эчтәлек төзү); бәян (бер үк мәгънәне төрлечә бирү алымнары); бәдыйг (сүзнең матурлыгы, образлылыгы); гаруз (шигырь төзелеше). Поэзиягә багышланган бүлектә Шәрекъ поэзиясенең синкретик характерда булуы ассызыклана, сәнгатьнең типологиясе бирелә, әдәбиятның үзенчәлекләре һәм төп кануннары күрсәтелә. «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтендә «Нәһҗ әл-фәрадис» – «Оҗмахларның ачык юлы», «Бәдәвам» кебек төрки-татар ядкәрләре беренче мәртәбә тикшерелә, Болгар дәвере ядкәре буларак, Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасына бәя бирелә, Г.Утыз Имәни, Таҗетдин Ялчыгол, Һибәтулла ишан, Гали Чокрый, Мәхмүд әз-Заһид һ.б. татар шагыйрьләре турында мәгълүмат китерелә.

Мәгърифәтче галим К.Насыйри хезмәтләрендә әдәбият белеме мәсьәләләре аерым урын алып тора. «Кырык бакча» китабында (1880) автор татар халык әдәбияты үрнәкләре белән таныштыра, фольклорның поэтик җанрлары турында мәгълүмат бирә, халык авыз иҗаты ядкәрләрен фәнни әйләнешкә кертүдә канунчылыкны шик астына куя. К.Насыйри фольклор текстының структурасы мәсьәләсен күтәрә, аерым әсәрләрне бәяләү критерийлары хакында сүз кузгата. «Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият» – «Әдәби мәҗлес йомгаклары» китабында (1884) Г.Утыз Имәни һәм Г.Кандалыйның аерым әсәрләренә ритмик һәм метрик анализ ясый. Күчмә сюжетлар принцибын кулланып, кайбер мифлар һәм әкиятләрнең чыганакларын ачыкларга омтыла «Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре», 1896; «Казан татарлары әкиятләре һәм аларны башка халыклар әкиятләре белән чагыштыру» – «Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов» (1900, П.С.Поляков тәрҗемәсе).

XX йөз башында татар телендә вакытлы матбугат барлыкка килү әдәби тәнкыйтьнең мөстәкыйль тармак буларак аерылып чыгуына һәм үсешенә китерә. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Г.Кәрам, Г.Гобәйдуллин һ.б. тәнкыйди мәкаләләрендә татар әдәбиятының вазифасы һәм сыйфаты, киләчәктә үсеш юллары мәсьәләләре күтәрелә. Нәкъ менә 1905–1909 елларда вакытлы матбугат битләрендә әдәби тәнкыйть кысаларында әдәбият теориясенә (Г.Ибраһимов, Г.Исхакый һ.б.) һәм тарихына (Ф.Кәрими, Ф.Әмирхан һ.б.) нигез салына. Беренче фәнни хезмәтләр дөньяга чыга. Әдәбият тарихыннан – Җ.Вәлидинең «Татар әдәбиятының барышы» (1912), әдәбият теориясеннән Г.Сәгъдинең «Мохтәсар кавагыйде әдәбия»се – «Кыскача әдәбият кагыйдәләре», (1911) һ.б. басылып чыга. ХХ йөз башында әдәбият теориясе һәм әдәби тәнкыйть мөстәкыйль фәннәр буларак оешалар.

1920–1930 елларда татар әдәбият белемендә эзләнүләр өч юнәлештә алып барыла:

1) татар әдәбиятының тарихы, аны чорларга бүлү, тәнкыйть (Җ.Вәлиди, Г.Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Г.Сәгъди, Г.Ибраһимов);

2) иҗтимагый-сәяси тарихның бер тармагы буларак әдәбият (Җ.Вәлиди, Г.Баттал);

3) әдәбият белеменең аерым мәсьәләләре: төрләр һәм жанрлар, стиль, метод, юнәлешләр, әдәби процесс, укучыларның әсәрләрне кабул итү психологиясе һ.б. (Г.Нигъмәти, Х.Вәли, Г.Толымбай).

Татар әдәбияты тарихы фән буларак формалаша.

Бу елларда катлаулы сәяси, идея-эстетик көрәш шартларында өстенлек иткән марксистик әдәбият белеме төп игътибарны сәнгатьнең иҗтимагый статусына, аның сыйнфый һәм идеологик көрәштәге роленә юнәлтә.

1940–1950 елларда әдәбият белгечләре (М.Гайнуллин, Г.Халит, Х.Хәйри, Г.Кашшаф, Б.Гыйззәт) әдәби әсәрләрне бәяләүдә сыйнфый караш кысаларыннан чыгу юлын эзлиләр. Бу чорда аерым язучылар (Г.Ибраһимов, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, Һ.Такташ һ.б.) иҗатын өйрәнүгә кагылышлы әһәмиятле хезмәтләр языла.

1960–1980 елларда татар әдәбият белеме әдәбият тарихының төрле чорларына кагылышлы гомумиләштерү характерындагы теоретик хезмәтләр барлыкка килү белән үзенчәлекле: борынгы һәм урта гасырлар (Г.Таһирҗанов, Ф.Фасеев, Н.Хисамов, Р.Ганиева, Х.Миңнегулов һ.б.); XIX йөз (М.Гайнуллин, М.Гайнетдинов һ.б.), XX йөз башы (И.Нуруллин, М.Хәсәнов, Ш.Садретдинов һ.б.), 1917 елдан соңгы дәвер әдәбияты (Г.Халит, Г.Кашшаф, Р.Мостафин, Ф.Миңнуллин һ.б.); шулай ук тарихи поэтика мәсьәләләрен (Н.Исәнбәт, Х.Госман, Н.Юзиев һ.б.), аерым төрләр һәм жанрлар теориясен һәм тарихын өйрәнүгә игътибар бирелә (А.Әхмәдуллин, Т.Галиуллин, Ф.Хатипов, Ф.Мусин, Н.Ханзафаров, Ф.Ибраһимова, Р.Сверигин һ.б.). Кайбер галимнәр семиотика (Й.Нигъмәтуллина), структурализм (А.Яхин) кысаларында тикшеренүләр алып баралар. 1985–2001 елларда алты томлы «Татар әдәбияты тарихы» дөнья күрә, анда татар әдәбияты һәм әдәбият белеме тарихына гомуми анализ бирелә.

1990–2000 еллар татар әдәбиятының аерым чорлары буенча (Х.Миңнегулов, Ә.Шәрипов, М.Гайнетдинов,Т.Галиуллин, Р.Исламов, Ф.Бәширов һ.б.) һәм аерым иҗатлар тарихына кагылышлы (М.Хәсәнов, Н.Хисамов, Ф.Мусин, Ә.Сәхапов, Р.Ганиева һ.б.) хезмәтләр языла. Текстология (М.Әхмәтҗанов һ.б.) һәм атрибуция (З.Рәмиев һ.б.) махсус игътибар үзәгенә алына. Моннан тыш, татар эстетик-фәлсәфи фикерендәге Ренессанс (Р.Ганиева, Й.Нигъмәтуллина, А.Сәяпова һ.б.), татар шигырь сәнгатенең тарихы (М.Бакиров), Ә.б.нең кайбер тармаклары үсеше (Р.Мөхәммәдиев, Ф.Галимуллин, Д.Заһидуллина, Э.Галиева, Т.Гыйләҗев һ.б.) хакындагы карашлар җәелдерелә.

Әдәбият

Гыйззәтуллин Н. Әдәбият белеме һәм тәнкыйть // Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. Т. 5. К., 1989;

Галимуллин Ф.Г. Эстетика һәм социологизм К., 1998;

Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият кануннары һәм заман. К., 2000;

Мусин Ф. Әдәбият фәне һәм тәнкыйть // Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. Т. 6. К., 2001. Т. 6;

Галиева Э.Р. Татар әдәбият белемендә культура-тарих мәктәбе. К., 2002;

Основы литературоведения. М., 2000.                                

Автор – Д.Ф.Заһидуллина