Административ-территориаль буйсынуы

1956 елга кадәр оештырыла.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районы составында. Хәзер Зеленая Роща авыл җирлеге составына керә.

Территориясендә “Базаровка” тимер юлы станциясе урнаша.

Поселокка шулай ук ПМС-149 (Ульяновск өлкәсенең Юл машина станциясе) халкы теркәлгән.

Халкы күбесенчә тимер юлда эшли.

Халык саны

1958 елда – 68,
1970 елда – 56,
1979 елда – 44,
1989 елда – 61,
2002 елда – 194,
2010 елда – 192,
2015 елда – 139 кеше (татарлар, руслар).