Тәтеш районы территориясендә урнашкан.

Мәйданы – 30 мең га, шул исәптән урманнар – 7,5 га, сулы-сазлыклы җирләр – 600 га.

1978 елда кәҗәболан, суер, соры көртлекне саклау максаты белән оештырыла.

Тыюлыкта шулай ук поши, кабан дуңгызы, төлке, бурсык, сусар, сасы көзән, Америка чәшкесе, ондатра, ак куян, үр куяны, көртлек яши; ТРның Кызыл китабына кергән төрләрдән – елга каракошы, колаклы ябалак, гади бакыр елан.