1837 елда архитектор М.П.Коринфский проекты белән университетның махсус физика-химия лабораториясе өчен төзелгән бинада урнашкан. Музей коллекцияләре XIX йөз уртасыннан Казан химия фәнни мәктәбе үсеше тарихын чагылдыра. Музей мәйданы — 310 м2, фондлар 6 меңнән артык саклау берәмлеген үз эченә ала.

Лабораториядә эшләүче һәм рутенийны — платиналар төркемендәге 6 нчы элементны һәм платинасыман металларның кайбер кушылмаларын беренче булып ачкан галим К.К.Клаус музей коллекцияләрен төзү-оештыру эшен башлап җибәрә. Музейда саклаучы хезмәткәрләр булып күп кенә танылган галимнәр (А.Н.Попов, С.Н.Реформатский, И.И.Канонников, И.В.Сорокин һ.б.) эшли.

Музейда XIX йөзгә караган интерьерлар, мебель һәм лаборатория җиһазлары; уку аудиториясе, А.М.Бутлеровның кабинеты һәм фәнни китапханәсе, лаборатория китапханәсе сакланган. Экспонатлар арасында — беренче тапкыр Казан галимнәре тарафыннан алынган синтетик анилин (Н.Н.Зинин), беренче өченчел спирт классыннан триметилкарбинол (А.М.Бутлеров), Казан химия фәнни мәктәбенең танылган вәкилләре (В.В.Марковников, М.М.Зайцев, Е.Е.Вагнер, Ф.М.Флавицкий, С.Н.Реформатский, А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар һ.б.) тарафыннан синтез юлы белән китереп чыгарылган һ.б. препаратлар бар. Музей тупланмасында Казан химикларының шәхси автографлары язылган китаплары, аларның бюстлары һәм портретлары, 1837 елдан 1900 елга кадәр булган лаборатория документлары, тәҗрибәләр өчен А.Е.Арбузов тарафыннан үз кулы белән эшләнгән пыяла химия савыт-сабалары саклана.

1929 елда 5 нче Менделеев съезды карары белән галимнең 100 еллык юбилее уңаеннан ачылган, Бутлеров А.М. исемендәге Химия институтын оештыру һәм институт эшчәнлеге тарихына багышланган даими экспозиция киңәйтелә. Органик химия тарихына багышланган экскурсияләр үткәрелә. Музей химия һәм фармация тарихы буенча Европа музейлары юлкүрсәткече исемлегенә кертелгән. Аның бинасында Казан химия фәнни мәктәбе галимнәре хөрмәтенә 9 мемориаль такта урнаштырылган.

XX йөз уртасыннан музей мөдире вазифаларын Бутлеров А.М. исемендәге Химия институты хезмәткәрләре В.М.Зороастрова (1950–1980), В.С.Виноградова (1980–1992), А.В.Фуженкова (1992–1998) башкаралар; 1999 елдан мөдир — Т.Д.Сорокина.

Әдәбият           

По музеям университета: Буклет. (У.к.), (Е.к.).                                

Автор — Т.Д.Сорокина