Биографиясе

1940 елның 6 феврале, Минзәлә районы Аю авылы — 2000 елның 10 марты, Түбән Кама шәһәре.

Алабуга мәдәни-агарту училищесен тәмамлаганнан соң (1960), Минзәлә татар драма театрында эшли.

1996 елдан — Түбән Кама татар драма театрында.

Иҗаты

Ә.Г. Фәттахова (үзәктә) Җиһан ролендә

Х.Ибраһимовның «Башмагым»; Сәрби ролендә - В.Нигъмәтуллина, Сәрвәр - Р.Муллина

Актриса Хәят (шул исемендәге әсәр буенча, Ф.Әмирхан; З.Шаһиморатов инсценировкасы), Венера («Уракчы кыз», С.Шәкүров), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Җиһан, Сәрвәр («Башмагым», Х.Ибраһимов), Зөһрә («Качаклар», Н.Исәнбәт) рольләрендә мөлаем татар кызлары образларын иҗат итә. Гөлсем («Сафиулла малае», Г.Сәгыйдуллин), Зөһрә («Тапкыр егет», Д.Аппакова), Нәзифә, Тәзкирә, Саҗидә («Тамырлар», «Кошның үз канаты була», «Кеше күңеле», Ю.Әминев), Исламия («Дус кызым кияүгә чыга», А.Гыйләҗев) рольләрендә тормышның катлаулы мизгелләрендә югалып калмаган максатчан һәм түзем яшьтәшләре образларын оста гәүдәләндерә.

Әдәбият

Гыймранова Д. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. К., 2007.